САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил балалар бакчалары һәм тәрбиячеләре "Яшел ут" бәйгесендә лаеклы урыннар алдылар

8-9 апрель көннәрендә Алабуга шәһәрендә балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча "Яшел ут" Республика бәйгесе узды. Бәйгедә Республиканың барлык районнары балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр катнашты. Сарман районыннан район турында җиңү яулаган Җәлил бистәсенең дүртенче санлы "Красная шапочка" балалар бакчасы коллективы Республика буенча икенче урынга лаек булды. Шулай ук Җәлил бистәсенең...

8-9 апрель көннәрендә Алабуга шәһәрендә балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча "Яшел ут" Республика бәйгесе узды. Бәйгедә Республиканың барлык районнары балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр катнашты. Сарман районыннан район турында җиңү яулаган Җәлил бистәсенең дүртенче санлы "Красная шапочка" балалар бакчасы коллективы Республика буенча икенче урынга лаек булды. Шулай ук Җәлил бистәсенең алтынчы санлы "Теремок" балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Зиннәтуллинаның эше Республика жюри хөкеменә тәкъдим ителгән иде. 8 апрельдә Республика турына үткән ун тәрбияче арасында киеренке көрәш барды. Алар юл йөрү кагыйдәләрен белүдә көчләрен сынадылар, балалар арасында профилактик чаралар үткәреп карадылар. Жюри белгечләре үз фикерләрен әйттеләр. Нәтиҗәдә Татьяна Зиннәтуллина Республика күләмендә икенче урынга лаек булды.

Бу уңышлар - район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү бүлеге белгече Альфира Шәрифуллинаның балалар бакчалары белән системалы рәвештә бу өлкәдә эшчәнлегенең, район ЮХИДИ бүлекчәсе белән тыгыз элемтәдә торуның нәтиҗәсе.

Юл иминлеге программаларын Финанслау дирекциясенең Сарман районы буенча филиал җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Шулай ук укыгыз:

Җәлилнең "Красная шапочка" балалар бакчасы "Яшел ут" конкурсында Республика буенча икенче булды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев