САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлил №2 санлы мәктәбе укучылары туган җирнең кадерен беләләр

Туган җир ул була бер генә, туган җирнең кадерен бел генә!

Изге җомга көнендә мәктәпнең татар теле укытучылары 7 нче сыйныф укучыларын туган ил, туган як турында сөйләшүгә чакырдылар. Шигъриятсез буламы соң?! Бистәбездә яшәүче юбиляр шагыйрә Рухия Ахунҗанова иҗаты «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе, бистә юбилейлары белән бергә бәйләнде. Чарада мәгариф бүлеге методисты Г.Ф.Салихова, “Хезмәт даны” музее җитәкчесе А.Галиәхмәтова, бистә китапханәчесе С.Әкрамова, “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзасы Ә. Төхбәтуллин, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Г.Гарипова катнашты һәм чыгыш ясады.

«Кеше туган ягы белән көчле. Ә туган як безнең белән көчле булсын иде». Өлкәннәрнең чыгышында, шагыйрәнең укылган шигырьләрендә менә шушы фикер яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев