САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әлфия Авзалованың кызлары әниләре турында мемуарлар язарга булган

Татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың кызлары Зөлфия белән Гүзәл әниләре турында мемуарлар язу турында уйлана. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Казанның Мәрҗани мәчетендә оештырган Әлфия Авзалованы искә алу мәҗлесендә бөек җырчының кызы Зөлфия әйтте. "Безгә бик авыр, моңарчы вакыт ниндидер мәшәкатьләр белән узды. Ыгы-зыгы. Кырыгы җитте, ул...

Татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың кызлары Зөлфия белән Гүзәл әниләре турында мемуарлар язу турында уйлана. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Казанның Мәрҗани мәчетендә оештырган Әлфия Авзалованы искә алу мәҗлесендә бөек җырчының кызы Зөлфия әйтте.

"Безгә бик авыр, моңарчы вакыт ниндидер мәшәкатьләр белән узды. Ыгы-зыгы. Кырыгы җитте, ул узды. Ә алга таба нәрсә эшләргә? Мөгаен, мемуарлар яза башларга кирәктер", - дигән Зөлфия ханым Татар-информга. Ул әнисе турындагы мәзәкләрдән, Әлфия Авзалованың "Фаина Раневская кебек кызыклы сүзләреннән" китап чыгару мөмкинлеген да җиткерде.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова каты авырудан соң 15 июньдә 84 яшендә вафат булды. Ул Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев