САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Леонтий Колесник Җәлил боксының тарихында беренче тапкыр махсус приз белән бүләкләнде

6-9 март көннәрендә Казан шәһәрендә 1996-1997 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Өлкәннәрнең шлемсыз бокслашуы турнир белән кызыксынуны көчәйтте. Ярышларда 175 спортчы катнашты, иң өлкәненә 42 яшь иде. Икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Леонтий Колесник 56 килограммга кадәр авырлыкта катнашып, өч бокс сугышында җиңде....

6-9 март көннәрендә Казан шәһәрендә 1996-1997 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Өлкәннәрнең шлемсыз бокслашуы турнир белән кызыксынуны көчәйтте. Ярышларда 175 спортчы катнашты, иң өлкәненә 42 яшь иде.

Икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Леонтий Колесник 56 килограммга кадәр авырлыкта катнашып, өч бокс сугышында җиңде. Ярымфиналда Леонтий беренче урынга төп кандидат булган Илдар Хәйруллинны җиңде. Финалда ул Олимпия резервы спортчысы Роберт Дәүләтшинга оттырды.

Леонтий Колесник Җәлил боксының тарихында беренче тапкыр "Җиңүгә омтылыш өчен" дигән махсус приз белән бүләкләнде. Ул аны дөнья чемпионы, лаеклы спорт остасы, Татарстан Республикасы бокс Федерациясе Президенты Айрат Хәмәтов кулыннан алды.

Өлкәннәр арасында Илнур Нуриев 69 килограммга кадәр авырлыкта катнашты. Ул ике спорт остасына кандидатларны җиңеп, ярымфиналда 2013 елда Татарстан Республикасы чемпионы булган Россия спорт остасы, Яр Чаллы егете Алексей Дмитриев белән очрашты. Илнур җиңде, тик, җәрәхәт алу сәбәпле, финалда чыгыш ясый алмады.

Леонтий һәм Григорий Колесниклар Казанга сборга чакырылдылар.

Шулай ук укыгыз:

Җәлил егетләре бокс турнирында беренче урыннарны гына алдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев