САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лениград блокадасы шаһиты Шәрипҗан абый янына бүген кунаклар килде 

.

Ленинград өчен барган дәһшәтле сугышның тәмамлануына бүген - 78 ел. Нева яры буендагы шәһәр өчен 872 көн дәвамында барган каты бәрелешләрнең бүгенге көндәге бердәнбер тере шаһиты - Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улына да 97 яшь. Еллар узган саен, хәтер тоныклана кебек тоелса да, ветеран Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе булган Ленинград камалышын мәңге хәтереннән чыгармый. 
- 1942 елның 15 сентябрендә мине сугышка алдылар. Туп-туры Ленинградка җибәрделәр. Себер тимер юлы буйлап поездда бардык. Казармаларга урнаштырдылар, частьләргә бүлделәр. Мин 9 нчы авиацион төзекләндерү батальонына эләктем. Безне очу полосаларын чистарту, әзерләү, кардан арындыру, окоплар казу hәм башка шундый җаваплы эшләр көтә иде. Янда гына снарядлар шартлый, пулялар сызгырып үтә. Дошманны җиңү теләге шулчаклы көчле, безне берни дә куркытмый иде. Алар җимерә баралар, ә без яңадан рәтли торабыз. Ашарга юк, ачлык. Көненә 200 граммга якын ипи бирәләр, ул опилкадан пешерелгән кебек, уала. Кәбестә шулпасы белән тозлы кыяр суы алып киләләр, ник бер ярма кисәге булсын, - дип искә ала Шәрипҗан абый, ул елларны хәтерендә яңартып. 
Шәрипҗан абыйның күкрәген бүгенге көндә күпсанлы орден-медальләр бизи. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ордены, “Хәрби казанышлары өчен”, Жуков, “Ленинград оборонасы өчен”, “Күпьеллык тырыш хезмәте өчен”, “Хезмәттәге аерымлык өчен” медальләре дә бар. Бүген ветеран янына укытучылары Гөлназ Сабирҗанова белән Илексаз мәктәбе укучылары килделәр. Алар Шәрипҗан абыйның хәрби хезмәт блы белән бик кызыксындылар, бергәләп тарих битләрен барладылар. Бүгенге көннәрнең ямен, икмәкнең кадерен белергә өндәүче өлкәннәребезгә дан һәм хөрмәт дәвамлы булсын иде. Киләчәк буынга патриотик тәрбия бирүдә аларның роле бик зур.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев