САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ленар Хәйруллин музейга Хәниф абыйның яңа китабын тапшырды

Китап ике – татар һәм рус телләрендә бастырылган.

Бүген Сарман гимназиясе музеенда кызыклы очрашу үткәрелде. Биредә районыбызда яшәп иҗат иткән язучы – СССР Журналистлар берлеге, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Хәйруллинның улы Ленар Хәйруллин гимназия музее җитәкчесе Алсу Салиховага, гимназия директоры Ленар Сафиуллинга әтисенең яңа гына бастырылган “Киржаклар илендә” дигән китабын бүләк итте.

 Очрашуда гимназия укучылары катнаштылар. Район үзәк китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе Рәзинә Гарифуллина аларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Соңыннан сүз Ленар Хәйруллинга бирелде. Ул әтисе турындагы истәлекләргә, китапны бастыру тарихына тукталды. 

 Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев