САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ленар Фәретдинов танкчы көнен сайлау участогында үткәрде

.

Танкчы көне – Халыкара бәйрәм, аны һәр елны сентябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтәләр.
Бу көн райондашыбыз Ленар Фәретдинов өчен дә бик истәлекле. Казан танк училищесында дүрт ел укып хезмәт иткәннән соң, ул бер ел Мәскәү янындагы данлыклы Тамань дивизиясендә рота командиры була. Аннан кайткач, менә унике елга якын инде район эчке эшләр бүлегендә полиция уполномоченные булып эшли, хезмәтен яратып башкара. Ленар Рәмдүс улы бүген танкчы көнен сайлау участогында хезмәттә каршылады. Шулай да район үзәгендәге Ял паркындагы һәйкәлгә барып, хәрби дуслары хөрмәтенә чәчәкләр куйды.
- Районыбызның барлык танкчыларын, техник инженерларны бәйрәм белән тәбрик итәм. Танкларда хәрби өйрәнүләр генә үтәргә язсын, илебез тыныч булсын, - ди ул.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев