САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лейтенант Сәмигулла оныгына өлкән прапорщик исеме бирәчәкләр

Сөлек авылы егете Айрат Сәмигуллинны әлегә кадәр ишетеп һәм фотосурәтләрдән күреп кенә белә идек.

Шушы көннәрдә, чираттагы ялына кайткач, ул матбугат үзәгенә дә кереп чыкты. Замана герое белән бераз дөнья хәлләре турында сөйләшеп алдык. 
- Айрат, белүемчә, син моңа кадәр дә контракт хезмәте узгансың. Бу юнәлешне сайлавыңның берәр сәбәбе бармы? 
- Сарман аграр көллиятен тәмамлагач, мин армиягә киттем. Бу 2010 ел иде. 1 ел Әрмәнстанның Гумри шәһәрендә артиллерист-техник булып хезмәт иттем. Кайткач, төрле эшләргә урнашып карадым, әмма күңелемә ошаганы булмады. Шулай беркөнне, Чаллыга барырга дип, Юлтимер чатына чыктым. Тукталышта басып торам. Хәрби комиссар Дашгын Гасанов килеп туктады. Аның белән армия хезмәте, киләчәккә планнар хакында сөйләшеп бардык. Ул миңа контракт нигезендә хезмәтне дәвам итү мөмкинлекләре турында әйтте. Мин кызыксынып киттем һәм ныклы карарга килдем. Әйе, мин килешү төзергә әзер идем. Шулай итеп, 2013 елда, хәрби контракт төзеп, Ульяновскида хезмәт итә башладым. Ике елдан кайттым. Чираттагы бер ялым вакытында мин өйләнеп киттем. 
- Ә бу юлы контракт төзеячәгеңне якыннарың ничек кабул иттеләр? 
- Мин кечкенәдән үзсүзле, характерга бераз авыррак малай идем. Нинди дә булса карар кабул итәргә туры килсә, үземчә эшләргә яраттым. Күп еллар колхоз рәисе булып эшләгән әтием минем югары уку йортына керүемне теләгән иде. Ә минем армиягә барасым килде. Шулай да әти белән әни миңа бервакытта да каршы төшмәделәр, мин мөстәкыйльлек яраттым. Тормыш иптәшем дә каршы килүнең мәгънәсен күрмәде. Мин уйлаганмын икән, димәк, шулай кирәк. 
- Элекке Айрат белән хәзергесе арасында аерма бармы? 
- Әйе, мин җитдиләндем. Тормышка карашым үзгәрде. Элек мин кинәт кызып китә идем. Хәзер сабыр итәргә өйрәндем. Кинәт кенә ниндидер карар кабул итәргә туры килсә дә, уйлап эш йөртәм. Күп вакыт шул карар зур роль уйнарга мөмкинлеген аңлыйм. Аннан хезмәттә фәкать эш турында гына уйлыйм. 
Айрат Сәмигуллин белән әңгәмәнең тулы вариантын “Сарман” газетасының 7 июнь (2024 ел) санында укыгыз, хөрмәтле дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев