САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәлакәтләрне булдырмыйк

20 августтан Бөтенроссия «Игътибар - балалар» акциясенең 2 нче этабы старт алды. Ул 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең төп максаты - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре очракларын булдырмау. Соңгы елларда бу тема - аеруча игътибарда. Чөнки Россия күләмендә балалар катнашында һәлакәтләр саны арту тенденциясе күзәтелә. Республика күләмендә дә саннар сөендерерлек...

20 августтан Бөтенроссия «Игътибар - балалар» акциясенең 2 нче этабы старт алды. Ул 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең төп максаты - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре очракларын булдырмау.
Соңгы елларда бу тема - аеруча игътибарда. Чөнки Россия күләмендә балалар катнашында һәлакәтләр саны арту тенденциясе күзәтелә. Республика күләмендә дә саннар сөендерерлек түгел. Мәсәлән, быелның 7 ае эчендә Республика территориясендә балалар катнашында 352 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде, шуларда 13 баланың гомере өзелде, 374 бала тән җәрәхәтләре алдылар. Былтыргы саннар белән чагыштырганда, быел һәлакәтләр саны 22гә күбрәк булган, үлүчеләр саны - 2гә, тән җәрәхәтләре алучылар 30 га күбрәк.
Безнең районда да быел балалар катнашында 3 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Алар өчесе дә балаларның җәйге ялы вакытына туры килделәр. Әле укулар бетеп тә өлгермәгән иде, 26нчы майда Әлмәт - Мөслим юлының 5нче километрында «Иж-Юпитер-5» маркалы мотоцикл йөртүче 9 нчы класс укучысы, юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозып, тизлекне арттыру нәтиҗәсендә, мотоцикл белән идарәне югалта һәм юл кырына төшеп ава. Нәтиҗәдә, бала авыр тән җәрәхәтләре ала. Һәлакәт вакытында укучы мотошлемсыз була.
23нче июньдә җәяүле бала катнашында һәлакәт булды. Район үзәгенең К.Маркс урамында «BYD» машинасын йөртүче юл кагыйдәләренең 10.1; 9.1 пунктларын бозып, тизлекне чамадан тыш арттыру сәбәпле, юлга кинәт йөгереп чыккан 2 яшьлек баланы бәрдерә. Нәтиҗәдә, сабый, тән җәрәхәтләре белән, хастаханәгә озатыла.
15 июльдә дә Сарман-Җәлил юлында «КИА» машинасын йөртүче Яр Чаллы шәһәре гражданы юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозып, тизлекне арттыруы нәтиҗәсендә, юл кырына төшеп ава. Машина салонында булган 1998 елгы кызы, тән җәрәхәтләре белән, хастаханәгә озатыла.
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре җәй көне арта. Беренче яртыеллыкта алар теркәлми диярлек. Бу түбәндәге факторларга бәйле. Беренчедән, өлкәннәрнең игътибары кими. Икенчедән, балалар урамда озаграк йөриләр. Өченчедән, хәрәкәтле уеннар белән мавыгып, саклык чаралары онытыла. Дүртенчедән, өйдән читтә ял иткәндә, башка шартларга күнегү игътибарны читкә юнәлтә. Һәр ел саен уку елы азагында һәм яңа уку елы башланыр алдыннан ЮХИДИ тарафыннан үткәрелүче «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы - очраклы чара түгел. Операция кысаларында 20 августтан 20 сентябрьгәчә, балалар иминлеген саклау максатыннан, төрле чаралар планлаштырыла. ДПС нарядлары юл йөрү кагыйдәләрен бозучы шоферларны ачыклау буенча махсус рейдлар үткәрәчәкләр. Аеруча тизлекне арттырып чабучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, автотранспортта балалар өчен махсус утыргычлардан башка балалар йөртүче шоферларга игътибар биреләчәк. Быел исә 1 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр каршы як хәрәкәт полосасына чыгып кагыйдә бозучы шоферларны ачыклау буенча махсус ункөнлек үткәрү дә күздә тотыла. Чөнки бу төр кагыйдә бозу бик күп һәлакәтләрнең сәбәпчесе булып тора. Шулай ук яшь юл кагыйдәләрен бозучылар белән эш алып барылачак. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү һәм ЮХИДИнең пропаганда инспекторлары махсус рейдлар үткәрәчәкләр. Аның барышында велосипедта, кагыйдә бозып, олы юлларда йөрүче, җәяүле кагыйдә бозучылар һәм мотоцикл яисә скутер, мопедларда кагыйдә бозып йөрүчеләр аерым игътибар астында булачаклар. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, ел башыннан инспекторлар тарафыннан 99 яшь юл кагыйдәләрен бозучы тоткарланды.
Әти-әниләргә тагын бер кат искәртәсе килә. Автотранспортка утыргач, балалар үз гомерләрен, сәламәтлекләрен сезнең кулга ышанып тапшыралар. Шуның өчен түбәндәге киңәшләрне тоту бик урынлы булыр. Автомобильдә иң куркынычсыз урын булып, шофер артындагы урын санала. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар - махсус каешлар белән эләктерелергә, 12 яшькә кадәрле балалар махсус креслоларга утыртылырга тиешләр. Балага алгы утыргычка 12 яшьтән утырырга ярый. Махсус кресло яки куркынычсызлык каешлары булмаса, 500 сум күләмендә штраф салу каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев