САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лагерьда – мастер-класслар

Җәйге чорда балаларның ялын күңелле һәм мавыктыргыч үткәрү максатыннан нинди генә  лагерьлар эшләми.

 Бүген сүзебез шундыйларның берсе – балалар һәм яшүсмерләр өчен  Иске Әлмәт авыл мәктәбендә оештырылган “Шифа” тәрбияви-әхлакый сәламәтлек яллары хакында барыр.  “Ни өчен “Шифа” дигәндә, күңелебезне – иман, дога, гәүдәбезне табигать, саф һава белән шифаландыру”, -ди лагерь тәрбиячесе Рамилә Хакова.

Мөселман лагерьларын кайберәүләр күңелсез, бары тик гыйбадәт кылу, шәригать кануннары турында лекцияләр тыңлау дип кенә күз алдына китерә.   Чынлыкта  балалар монда дөньяви белемнәрен дә арттыра, логик фикерләү алымнарын үзләштерә. Биредә төрле хәрәкәтле спорт уеннары оештырыла, табигать белән аралаша белү серләренә төшендерелә.

 

-Район мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков, “Тәүфыйк”, “Җәмигъ” мәчетләре имам-хатиплары Илнур хәзрәт Сабуров, Динар хәзрәт Зарипов белән очрашулар үткәрелде, алар әдәп-әхлак, әти-әнигә хөрмәт, ата-ана хакы турында вәгазьләр сөйләделәр. Шулай ук лагерь программасына районның тарихи-истәлекле урыннарына экскурсияләр оештыру да каралган.  Кызлар Иске Әлмәт авылы мәчетендә булдылар. Район үзәге мәчетенә җомга вәгазьләренә бардылар. Иске Әлмәт “руша”сына  экскурсия дә оештырылды. Урман аланында төрле спорт ярышлары үткәрелде. Соңыннан су буенда бергәләп шашлык пешереп сыйландык.  Лагерьда төрле кызыклы чаралар да үтә. “Ягез әле, мөслимәләр” бәйгесе аеруча мавыктыргыч булды. Кызлар ватман кәгазенә рәсемнәр ясап, фотостенд эшләделәр, шуның янында сурәткә төштеләр. Такмаклар әйтү бәйгесе дә күңелле үтте. Монда инде сүзгә тапкырлык та, дини белем дә таләп ителә. Юл йөрү кагыйдәләрен белүгә багышланган викторина да истә калырлык булды. Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе Алсу Ситдикова юл кагыйдәләрен төгәл белүчеләргә бүләкләр  тапшырды.

10 көн дәвамында дини дәресләрне яхшы үзләштергәннәргә очколар куела. Очколар лагерь тормышында актив катнашканнарга да бирелә. Ахырда, лагерьны ябу тантанасында, иң күп очко алганнарга истәлек бүләкләре тапшырыла. Бу көнне Коръәнне иң яхшы укучы бәйгесе дә оештырыла, -диләр тәрбиячеләр Рамилә Хакова белән шушы мәктәптә укытучы булып эшләүче Раушания Шәңгәрәева.   

Лагерьга ял итәргә килгән кызлар безне бүлмәләр белән дә таныштырып йөрделәр. Иске Әлмәт мәктәбе тыштан ук яхшылап ремонтланган, аңа керәсе килеп кенә тора. Эчке ягы да матур, төзек. Кызлар отрядларга бүленеп, аерым классларга урнашкан. Ишекнең тышкы ягында һәр отрядны чагылдырган газета эшләп эленгән. Аның янәшәсендә бик теләп фотога да төште кызлар.

Лагерь эшчәнлеге иртәнге гимнастикадан башлана. Иртәнге ашны кабул иткәннән соң дәресләр була. Алар 30 минут дәвам итә, 10 минут тәнәфес оештырыла. Дәресләрдә күбрәк әдәп-әхлакка игътибар ителә, шулай ук балаларга догалар, сүрәләр өйрәтелә. Тәһарәт, намаз уку тәртибе буенча аерым фикһ дәресе үткәрелә. Пәйгамбәрләребезнең тормыш юлын өйрәткән дәресләр дә каралаган һәм иң әһәмиятлесе – Коръән укырга өйрәнү дәресләре. Дәресләр ике төркемдә үтә: беренчесенедә - беренче елын гына килүчеләр булса, икенчесендә берничә ел рәттән килүчеләр. Кечерәкләргә дәресләр уен формасында үтә. Алар намаз эчендәге догаларны өйрәнәләр, зурраклар исә Коръән ятлыйлар. Көн саен хатын-кыз белергә тиешле кул эшләренә өйрәтү буенча мастер-класслар үтте. Кызларыбыз аны көтеп алды, яратып шөгыльләнде.  “Әлбәттә, ун көн эчендә генә әле яңа гына лагерьга килүчеләргә әллә нинди белемнәр биреп бетереп тә булмый, әмма монда өйрәнгәннәрнең бер өлешен булса да хәтерләрендә калдырсалар, безнең өчен зур куаныч, - диләр тәрбиячеләр. - Төшке аштан соң өйлә намазы укыла.  Аннан соң уеннар, иҗади эшләр оештырабыз”. Лагерь тормышы хакында тулырак язманы Сарман газетасының 18 июль саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев