САРМАН
  • Рус Тат
  • Көз ашыгырга куша

    Шимбә көнне Министрлар Кабинетында капиталь ремонт, «Чиста су» программасының тормышка ашырылышы, фатирларда ике контурлы газ казаннары урнаштыру һәм авыл хуҗалыгы эшләренә багышланган киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе үткәрде. Президент сүзне якын араларда 2013 ел өчен күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын кабул итү кирәклегеннән башлады. Эш күләме быелгыдан ким...

    Шимбә көнне Министрлар Кабинетында капиталь ремонт, «Чиста су» программасының тормышка ашырылышы, фатирларда ике контурлы газ казаннары урнаштыру һәм авыл хуҗалыгы эшләренә багышланган киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе үткәрде.
    Президент сүзне якын араларда 2013 ел өчен күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын кабул итү кирәклегеннән башлады. Эш күләме быелгыдан ким булмаска тиешлеген дә ассызыклап үтте ул. Ә бүгенге эшләрнең торышы белән төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин таныштырды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, 4 миллиард 263,03 миллион сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылган. Бу еллык акчаларның 97,85 процентын тәшкил итә. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан исә башкарылган эшләрнең 89 проценты кабул ителгән. Районда быел 15 йортта капиталь ремонт уздырылды. Эшләр инде төгәлләнде, аларны Дәүләт торак инспекциясенә тапшырып бетерәсе бар.
    Ике контурлы газ казаннары 4714 фатирга урнаштырылырга тиеш иде. Тышкы яктан газүткәргечләр 99 процент, эчке яктан 96 процент фатирларда башкарылган. Газ казаннарын монтажлауны төгәлләгән районнар арасында безнең район да бар.
    «Чиста су» программасы буенча 14 сентябрьгә 259,5 километр озынлыкта суүткәргечләр салынган. Бу эш безнең районда да уңышлы тормышка ашырылып килә.
    Беренчел медицина-санитария ярдәме учреждениеләре төзү һәм ремонтлау программасы авыл халкы өчен бик әйбәт булды. Республикада 72 ФАП төзелә, 399ы ремонтлана. Шулай ук 35 амбулаториягә капиталь ремонт ясала. Бу программага безнең район да керә. Ике ФАП төзелде, 13е ремонтланачак. Александровкадагы амбулаториядә дә ремонт бара.
    Киңәшмәдә авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы да анализланды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аеруча күп көч куюны сорый торган эшләрнең калып килүен әйтеп, сүлпән-лек күрсәтергә ярамаганлыгын да ассызыклады. Һава шартлары әйбәт торганда да, шикәр чөгендерен алу бер айга сузылачак. 14 сентябрьгә аның дүрттән бер өлеше алынган. Һәр гектарыннан алына торган уртача уңыш 290 центнер тәшкил итә. Кукурузның әле яртысы тамырда утыра. Туфракны төп эшкәртү, соң җыела торган мәйданнарны исәпләмичә, сентябрь ахырына төгәлләнергә тиеш. Министр ит, сөт җитештерү күрсәткечләренә дә тукталды, терлекләрне җәйләүләрдән торакларга тиз арада күчереп бетерүне бурыч итеп куйды.
    Киңәшмә ахырында муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров авыл хуҗалыгы белгечләре, агрофирмалар җитәкчеләре алдына шундый ук бурычлар куйды: рапс, шикәр чөгендерен җыеп алуда барлык мөмкинлекләрне эшкә җигәргә, һәр сәгатьтән рациональ файдаланырга. Шикәр чөгендере барлык мәйданнарның 33 процентыннан җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 295 центнер уңыш алынып, барлыгы 73100 тонна татлы тамыр казылды. Рапсның һәр гектардан уңышы 10,5 центнер тәшкил итә. Ул 9100 гектарда игелгән иде, 8400 гектарыннан җыеп суктырылды. Кукуруз 2260 гектардан урдырылды, 30600 тонна силос салынды. Туфракны төп эшкәртү дәвам итә, ул 56000 гектарда башкарылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: