САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызлар дәрәҗәле фестивальдән дәрәҗәле исемнәр белән кайттылар

“Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” хәйрия фонды тарафыннан оештырыла торган “Сандугач сайрар илем” фестиваленең быелгысы 5-6 февраль көннәрендә Әлмәтнең “Солнечный” лагерендә узды.

Әлеге фестиваль нефть төбәгендә яшәүче йөзләгән баланы җыя, аларның сәләтен тагын да үстерүгә зур этәргеч булып тора. Анда безнең районның талантлы балалары да катнашып, уңышлы чыгыш ясыйлар. Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары Рәзилә һәм Әлфиназ Бәдертдиновалар, Рания Миңнуллина (укытучылары – Расиха Хәмидуллина) бәйгенең “Нәфис сүз” номинациясендә җиңүгә ирештеләр. Рәзилә – I дәрәҗә, Әлфиназ – II дәрәҗә, Рания III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев