САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кышкы каникуллар” профилактик чарасына старт бирелде

Кагыйдәләрне бозу турындагы мәгълүматлар укучыларның уку урыннарына җибәреләчәк.

Агымдагы елның 24 декабреннән 2021 елның 10 январенә кадәр Татарстан Республикасы, шул исәптән район территориясендә киң масштаблы “Кышкы каникуллар” дигән балалар катнашындагы юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәрелә.
Быелның 11 аенда юлларда балалар катнашында 431 юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда 8 баланың гомере өзелде, 459 бала төрле дәрәҗә имгәнүләр алды. Аеруча балаларны транспортта йөрткәндә килеп чыга торган аварияләр белән хәл киеренке. Әйтик, юлларда быел барлыгы 7 пассажир бала һәлак булды. Шуңа күрә, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү максатыннан, балалар күп була торган урыннарда рейдлар үткәреләчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы яшь җәяүлеләр дә ЮХИДИ инспекторлары игътибарыннан читтә калмаячак. ЮХИДИ инспекторлары белән бергә яшь юл инспекторлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, “Әти-әниләр патруле”, “Әтиләр патруле” кебек инициатив төркемнәрнең, “Россия укучылары хәрәкәте” җәмәгать оешмасы әгъзалары да эшләячәк. Кагыйдәләрне бозу турындагы мәгълүматлар укучыларның уку урыннарына җибәреләчәк. Бу алга таба алар белән профилактик эш алып бару өчен кирәк.
Көн кыскару, катлаулы һава шартларында Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны аеруча игътибарлы һәм сак булырга, яктылык кайтаргыч элементлардан файдаланырга чакыра.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X