САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыш турында беләсеңме?

.


 
 Кышның иң матур бәйрәм көннәре. Ә сез кыш турында ниләр беләсез? Әйтик, түбәндәге кыш турындагы кызыклы фактларны белә идегезме? Бергәләп укыйк, хөрмәтле райондашлар! Комментарийларда үзегез белгәннәр, күргән, ишеткәннәр белән дә уртаклашыгыз. Без белгәннәр сезгә кызык булса, сез белгәннәр безгә дә - кызык. Шулай итеп, сезгә - кыш турында кызыклы фактлар.
 1. Кар бөртекләре, кешеләр кебек үк, бер-берсеннән аерылалар. Еллар буе барган тикшеренүләрдә бер-берсенә охшаш ике кар бөртеге табылмаган.
 2. Боз сөңгеләре күп очракта йортның көньяк өлешендә барлыкка киләләр.
 3. Җир йөзендәге 7 миллиардтан артык кешенең яртысыннан артыгы бер тапкыр да кар күрмәгән.
 4. Кеше кулына эләккән иң эре кар бөртегенең диаметры 38 см булган.
 5. Иң салкын температура 2013 елда җир йөзенең иң салкын материгында – Антарктидада теркәлгән. Тикшеренүчеләр минус 91,2 градус күрсәткечен эләктереп кала алганнар.
 6. Антарктида материгында иң биек тауда кызыл, сары һәм алсу төстәге карны күргәннәр.
 7. Кар бөртекләре суга әйләнергә өлгермәгән пардан ясалалар, 90 процент һавадан торалар, шуңа күрә җилсез көнне җиргә бик акрын төшәләр.
 8. Иң салкын киңлекләрдә даими торган нык салкыннар вакытында кар бик катыга әйләнә һәм аңа суккач, яңгыравык металл тавышына охшаган аваз чыга.
 9. Кайбер кешеләр кышны яратмыйлар гына түгел, аннан куркалар да. Алар салкыннан, кардан, боздан куркалар. Психологлар бу күренешне “кионофобия” дип атыйлар. Мондый авыру вакытында бер генә юл – яшәргә ел әйләнәсе җылы булган көньяк илләргә күченү.
 10.  Кар үзенә төшкән кояш нурларын кире кайтара. Шуңа күрә ул кояшлы көндә нык кына сукырайта һәм шунлыктан кыш көне җир җылынмый. Кояш нурларының 90 проценты диярлек кире космоска китә.
 11.  Чиста кар ашау өчен яраклы. Ләкин, аны ашаганда, организмыгызны калорий белән баетуга караганда, энергияне күбрәк тотасыз.
 12.  Кар бөртекләре җырларга сәләтле. Тик, ишетү сәләте чикләнгәнлектән, кеше бик түбән ешлыкларны ишетми. Галимнәр туңган кристалларның суга кагылгач аваз чыгарганнарын ишеткәннәр. Сүз уңаеннан, бу аваз балыкларны бик ярсыта.
 13.  Бозның туңу варианты – берничә. Иң салкыны булып Антарктика бозы исәпләнә, аның салкынлыгы -60 градуска җитә. Гренландия бозлыкларында бу күрсәткеч – минус 28 градус. Ә иң юка, уалучан боз 0 градуста була һәм аны Европа Альплары түбәсендә очратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сәламәтлек