САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кыш бабай һәм вирус” конкурсы җиңүчеләре ачыкланды

Бәйрәм үзәк Ял паркындагы зур чыршы янында үтте.

Бүген – 22 декабрь көнне Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге үткәргән “Кыш бабай һәм вирус” рәсем бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.
Бәйрәм үзәк Ял паркындагы зур чыршы янында үтте. Балалар иң элек үзләре ясаган рәсем күргәзмәсе белән таныштылар, соңыннан Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Җиңүче балаларны һәм бәйгедә катнашучыларны Кыш бабай, Кар кызы һәм Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Балаларның Кыш бабай яныннан һич кенә дә китәселәре килмәде: шигырьләр сөйләделәр, үзләре яраткан җырларны җырлап күрсәттеләр.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары, видеолар авторлары - Альбина Сабирова, Рәмилә Абраменкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев