САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышны коймак белән озаттык

17 март көнне Александровка авылында Май чабу бәйрәме үткәрелде. Чара ачык һавада узды. Килгән халыкны Кыш бабай белән Язбикә каршы алды. Бәйрәм табыны тулып торды, табынның күрке - махсус рецепт буенча пешерелгән тәбикмәк. Чара авыл мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Юлия һәм Максим Байгаровлар, Наталья Забродина, Валентина һәм Александр Елисеевлар белән берлектә...

17 март көнне Александровка авылында Май чабу бәйрәме үткәрелде. Чара ачык һавада узды. Килгән халыкны Кыш бабай белән Язбикә каршы алды.
Бәйрәм табыны тулып торды, табынның күрке - махсус рецепт буенча пешерелгән тәбикмәк. Чара авыл мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Юлия һәм Максим Байгаровлар, Наталья Забродина, Валентина һәм Александр Елисеевлар белән берлектә оештырылды. Фәйрүзә Садретдинова, Рәйсә Камалиева, Сөмбел Әкрәмовалар бәйрәмне бик күңелле итеп алып бардылар, халык та үткәрелгән конкурсларда бик теләп катнашты. Бәйрәмнең кульминациясе карачкы яндыру булды. Май чабу якшәмбесе "Прощеное воскресенье" дип атала - исемен җисеменә туры китереп, килгән халык бер-берсеннән гафу сорашты.
Бәйрәм иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Александровка авылы ветераннар советы рәисе Фалия Әхмәтҗанова авыл халкы исеменнән оештыручыларга рәхмәт белдерде. Бәйрәмдә катнашучыларның кичерешләре дә бик уңай иде.
Татьяна Забродина:
- Барысы да бик күңелле үтте. Балалар да, олылар да бәйрәмдә бик теләп катнашалар. Тормышны яраткан, аңа сөенгән кеше һәрвакыт үзенә бәйрәм ясап тора. Безгә бәйрәм бик ошады.
Александр Елисеев:
- Бу бәйрәм безгә бик ошый. Без бөтенебез дә күтәренке рухта кышны озатырга җыелдык, ә халыкның күплеге - үзе бер куаныч. Шулай ук, Фәйрүзә Садретдиновага шундый матур сценарий, искиткеч матур костюмнары өчен аерым рәхмәт әйтәсе килә. Алга таба да халкыбызның гореф-гадәтләрен югалтмыйча, саклап яшәргә язсын иде.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев