САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Кышка әзерләнәбезме?

Кышның өч ай гына түгел, биш айга диярлек сузылган караңгы, салкын ел фасылы икәнен искә алсак, болай яшәргә һич тә ярамаганын аңларбыз. Әлбәттә, озак вакытка "йокыга талырга" һәм апрель аенда гына уянырга да, шулай ук барлык чараларны күреп, кышны бик яхшы итеп үткәрергә һәм аннан зур канәгатьлек хисе алырга да...

Кышның өч ай гына түгел, биш айга
диярлек сузылган караңгы, салкын ел фасылы
икәнен искә алсак, болай яшәргә һич тә ярамаганын аңларбыз. Әлбәттә, озак вакытка "йокыга талырга" һәм апрель аенда гына уянырга да, шулай ук барлык чараларны күреп, кышны бик яхшы итеп үткәрергә һәм аннан зур канәгатьлек хисе алырга да мөмкин.
Галимнәр әйтүенчә, кояш җитмәү арыганлыкка китерә һәм депрессиягә сәбәпче була ала. Солярийда үткәргән кыска гына сеанслар да организмда О витаминын (ә ул кальций алмашы өчен җавап бирә, нерв һәм кан әйләнеше системаларын ныгыта, иммунитетны арттыра) арттырырга ярдәм итә ала. Мондый мөмкинлек юк икән, автозагар ярдәмгә килә ала. Ул, билгеле, О витаминын бирә алмый, әмма тирене дымландыра, тукландыра, сәламәт төс бирә. Җыеп кына әйткәндә, кыш - безнең тире өчен дә зур сынау. Иртә белән яңгыр, пычрак, көндезгә - җил һәм буран, ә кичкә - салкын… Температураның болай алышынып торуы, шулай ук тотрыклы салкын, көчле җил тирене киптерә, тукландыргыч матдәләр запасын бетерә, тире тупаслана, корый. Шуңа күрә тукландыргыч, дымландыргыч кремнар бик файдалы. Косметологлар исәпләвенчә, тональ крем кыш өчен бик кирәкле әйбер. Ул саклагыч катлам ясап, тирене салкыннан, җилдән, энә кебек кадалучы кар бөртекләреннән саклый. Әгәр тональ кремнан файдаланырга теләмисез икән, тирене тукландырудан, дымландырудан мәхрүм итмәгез.
Теләсә кайсы кремны урамга чыгарга кимендә 20 минут кала сөртергә кирәк. Көчле салкыннарда көндез - тукландыргыч, кичен дымландыргыч кремнар яхшы. Куллар турында да онытмагыз. Биттән кала, салкын өчен ул - иң йомшак урын.
Ә менә кыш көне үлчәү - иң кирәкле әйбер. Чөнки елның бу фасылында калорий күп кулланыла. Чөнки без, беренчедән, җиләк-җимеш, яшелчәне азрак кулланып, күбрәк макарон, бәрәңгегә күчәбез, икенчедән, организмга җылыны саклау өчен күбрәк энергия кирәк була. Өченчедән, кыш көне без азрак та хәрәкәтләнәбез. Кыш көне авырлыкны җыю бик җиңел булса да, яз көне - авитаминоз чорында аны киметү авыр. Шуңа күрә ситуацияне контрольдә тотарга тырышыгыз.
Спорт белән шөгыльләнү, төрле төр чаңгыларда йөрү дә кышны җиңелрәк кичерергә ярдәм итәчәк.
(sitesovetov.ru сайтыннан).
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X