САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кыңгыраулар имтиханга чакыра

Иртәгә - мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Ә инде аңа кадәр үк - 22 нче майда 11 нче сыйныфлар татар теленнән беренче имтиханнарын бирделәр. Ә гомумән, укучылар, укытучылар имтиханнарга нинди уй-фикерләр, нинди кәеф белән киләләр? Без, Сарман гимназиясендә булып, үзләре белән сөйләштек. Эльвира Минһаҗева, инглиз теле укытучысы:...

Иртәгә - мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Ә инде аңа кадәр үк - 22 нче майда 11 нче сыйныфлар татар теленнән беренче имтиханнарын бирделәр. Ә гомумән, укучылар, укытучылар имтиханнарга нинди уй-фикерләр, нинди кәеф белән киләләр? Без, Сарман гимназиясендә булып, үзләре белән сөйләштек.
Эльвира Минһаҗева, инглиз теле укытучысы:
- Бүгенге көндә укучылар белемгә омтылучан, чөнки бу - заман таләбе. Алар бик күп вакытларын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек белән уздыралар. Мәҗбүри булган математика һәм рус теле белән бергә укучылар өстәмә фәннәрне берне генә түгел, ә күбрәк сайлый. Укучылар дәресләрдән соң консультацияләрдә, аннан соң репетиторлар белән шөгыльләнәләр. Имтихан таләпләре елдан-ел катлаулану сәбәпле, балалардан күп көч, энергия, тырышлык һәм сабырлык сорый. Аларның арганлыклары да сизелә.
Айгөл Гарипова:
- Кәефләр яхшыдан түгел. Бөтен нәрсәне онытып бетердем бугай кебек. Башым тулы информация. Бик нык борчылам. Имтиханнар турында уйлагач та, йөрәк әллә нишли башлый.
Илдар Шадрин:
- Оптимистик рухта имтиханнарга әзерләнәбез.
Алмаз Илдаров:
- Кәефләр бик әйбәт.
Лилия Хөснетдинова:
- Имтихан көннәре якынайган саен, дулкынлану арта. Ходайдан ярдәм сорап, әзерләнәм.
Киләчәктә нинди һөнәр үзләштерү турында ныклап уйлап бетердегезме әле? - дигән сорауга:
Альберт Вәлиев:
- Бераз сайланганнан соң, төзүчелек буенча китәм, дигән карарга килдем.
Данис Мөхәммәдиев:
- Юрист булу турында бик күптәннән хыялланам. Кеше хокукларын яклау белән шөгыльләнәсем килә, башкаларга ярдәм итү - үзе зур сөенеч бит ул.
Ләйсән Шәйгалләмова:
- Әлегә сер булып калсын.
Алия Кашапова:
- Безнең мәктәпкә бик күп югары уку йортларыннан килделәр. Ару гына мәгълүмат бирделәр. Интернетта аларның сайтларына кереп карадым. Шулай итеп, үземә инженер һөнәрен сайладым.
Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү тәҗрибәсеннән чыгып, киләсе 11 сыйныф укучыларына нинди киңәшләр бирер идегез?
Регина Петрова:
- Вакытыгызны бушка үткәрмәгез. Минемчә, имтиханнарга 5 нче сыйныфтан ук әзерләнә башларга кирәк.
Зәлия Насыйфуллина:
Укытучы әйткән сүзләрне тыңларга кирәк. Алар бу сүзләрне болай гына әйтмиләр. Күпләр, 10 нчы сыйныфта ял итсәң дә була, диләр, ләкин ул алай түгел.
Айсылу Сәгъдәтова:
- "В контакте"да утырмасыннар иде. Соңыннан, "Эх, ник вакытында укымадым икән", диярлек булмасын өчен.
Укытучыларыгызга әйтер сүзләрегез бармы?
Айгөл Гарипова:
- Аларга иң элек ныклы сәламәтлек, сабырлык, акыллы укучылар телим. Укытучылар, сез, чыннан да, "Иң гүзәл кеше икәнсез".
Раилә Газизова:
- Иң беренче чиратта, үзебезнең класс җитәкчебезгә рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки без никадәр шаулы, шук класс булсак та, ул безне һәрвакыт яклап килде.
Зөһрә Бәхтиева:
- Гадел булганнары өчен, безгә белем биргәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә.
Алсу Нигъмәтҗанова:
Укытучылар, минемчә, бездән дә күбрәк борчылалар. Рәхмәт аларга. Иң авыр һөнәр нинди, дисәләр, минем җавабым - укытучы һөнәре.
Укытучыларның да бу имтиханнарга карашлары белән кызыксындым.
Гөлгенә Гыйльфанова, математика укытучысы.
- Минем уйлавымча, аларның уңай да, тискәре дә яклары бар. Бик тырышып укучыларның мөмкинлекләре киңәя. Алар башка имтиханнар биреп тормыйча, Рәсәйнең төрле югары уку йортларына керә алалар. Тискәре ягы: белемне бик үк реаль бәяләп булмый. Укучы ялгыш онытылып, каушап китеп, хата җибәрергә мөмкин.
Галия Гарипова, табигать белеме укытучысы:
- Элеккеге билет системасы, комиссия алдында җавап биру - яхшырак иде кебек. Һәр чорның үзенең таләпләре инде. Ләкин хәзерге 11 сыйныф укучыларында элеккеге бала-чагалык юк, алар мәктәптән зур кешеләр булып чыгып китәләр.
Укучыларыгызга теләкләрегез бармы?
Раушания Матҗанова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
- Кадерле балалар, авырлыклар сезне беркайчан да куркытмасын, кыю булыгыз. Тормыш чанагыз кискен борылышларда беркайчан да салуламасын. Алдыгызга куйган максаттан чигенмәскә тырышыгыз. Белегез: җиңеллек, бәхет авырлыклар аша бирелә. Максатчан һәм тырыш укучылар беркайчан да югалып калмаячак.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына барлык имтиханнарны уңышлы гына биреп, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев