САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Квадроциклларда Бөтенроссия ярышларында катнашучылар Сарман районы аша узачаклар

15-18 июнь көннәрендә "Can-Am Trophy Russia 2016" дип исемләнгән квадроциклларда Бөтенроссия ярышлары үтәчәк. Спортчылар Әлмәт шәһәреннән кузгалачаклар. 16 июньдә квадроцикллар безнең районнан үтәчәк - 14.00 сәгатьтә спортчылар Сарайлы авылыннан ерак түгел урнашкан грунт юлыннан старт алачаклар. Әлеге юл Әлмәт-Мөслим юлыннан сулда урнашкан. Шулай ук квадроциклларның юллары безнең районда Рантамак, Рангазар,...

15-18 июнь көннәрендә "Can-Am Trophy Russia 2016" дип исемләнгән квадроциклларда Бөтенроссия ярышлары үтәчәк. Спортчылар Әлмәт шәһәреннән кузгалачаклар.

16 июньдә квадроцикллар безнең районнан үтәчәк - 14.00 сәгатьтә спортчылар Сарайлы авылыннан ерак түгел урнашкан грунт юлыннан старт алачаклар. Әлеге юл Әлмәт-Мөслим юлыннан сулда урнашкан. Шулай ук квадроциклларның юллары безнең районда Рантамак, Рангазар, Балтамак, Саклаубаш, Зур Нөркәй, Сарысаз Тәкермән, Сарман, Күтәмәле авыллары территорияләрен дә кисеп үтәчәк.

Сезне, дуслар, шуның турында кисәтәсе килә - ярышлар үтәсе көннәрне (15-18 июнь) югарыда әйтелеп үтелгән авыллар тирәсендә генә түгел, гомумән, районда булган басу юлларында йөрмәсәгез иде. Шулай ук малларны бәйләмәскә, кош-кортларны чыгармаска, шул тирәдә печән чапмаска киңәш ителә. Квадроцикллар җиңү өчен ярышачаклар бит, чамалап бетермәүләре дә бар... Ә менә күзәтергә дисәгез - рәхим итегез.

Түбәндәге сылтамада маршрутлар һәм куркынычсызлык планы язылган. Аның белән җентекләп танышсагыз иде.

План

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев