САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күтәмәле мәктәбе укучылары экологик акциядә катнашалар

Мәктәп укучылары «Батареяны тапшырыгыз — табигатьне саклагыз!» экологик акциясендә актив катнашалар.

Батареялар калдыкларның зарарлылыгы буенча беренче куркыныч класска карый. Аларны гадәти чүп кебек эшкәртеп булмый. Кулланылган батареялар алга таба куркынычсыз юк итү өчен махсус контейнерга урнаштырыла.
Безнең көннәрдә батареяләр киң таралган. Йортларда аларны бөтен җирдә дә очратырга мөмкин. Бары тик бер ташланган батарея 400 литр җир асты суларын һәм 20 квадрат метр җирне пычрата! 
Әгәр дә пычратылган су кеше тарафыннан даими кулланылса, онкология авыруларына китерергә мөмкин. Безнең илдә күпләр моның турында уйламый.
Акциягә Күтәмәле мәктәбенең барлык укучылары да кушылды. Барлыгы 7 килограммнан артык батарея җыелган. Бу акциядә катнашып, балалар үзләре һәм тирә-юнь турында кайгыртырга өйрәнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев