САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Куркынычсыз кичү"

.

“Игътибар: балалар!” профилактик чарасының икенче этабы кысаларында Җәлил поселогында “Куркынычсыз кичү” акциясе үткәрелде. Ул җәяүле кичүендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә багышланды. Җәлил икенче санлы урта мәктәбенең Яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары әгъзалары 1 һәм 2 сыйныфлар укучыларына хәрәкәт өлешендә юл аркылы чыгу, транспортлар һәм җәяүлеләр өчен светофор сигналлары, юл чатлары хакында сөйләделәр, кичке якта уткайтаргыч элементлары булган киемнәр кию кирәклеген искә төшерделәр. Акция барышында укучыларга, җәяүлеләр кичүеннән чыкканда, аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәклеге хакында тагын бер кат әйтелде.
Бу хакта “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдикова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев