САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Куллана белеп куллан

Россиядә үлемгә китерүче агулануларның 60 проценты алкоголь куллану белән бәйле. Бәйрәмнәр вакытында моны аеруча истә тотарга кирәк.

Алкоголь куллану безнең тормышыбызга ныклап үтеп керде. Ләкин, халык әйткәндәй, эчә белеп эчәргә кирәк.
Район үзәк хастаханәсе табибы Эдуард Сафиуллин алкоголь куллану тәртипләре турында аңлата.
- Җиңелчә исереклек канда этанол күләме 1,5 промильгә кадәр булганда килеп чыга. 80 кг лы ир-ат өчен бу - бер эчүдә 1,5 литр сыра яки 50 мл лы 4 рюмка аракы, ә 70 кг лы хатын-кыз өчен 3 рюмка аракы яки бер шешәдән азрак шәраб эчү дигән сүз. Кыска арада болардан артыгракны эчү уртача яки авыр дәрәҗәдәге исереклеккә һәм этанол белән агулануга китерә.
Алкогольдән агулануның беренче билгеләре түбәндәгеләр: күп итеп тир бүленеп чыгу, бизгәкләү, туңу, калтырау, сүлпәнлек, йокы килү, күңел болгану, косу, эч авырту, эч китү, аң һәм сулыш алу бозылу, хәрәкәт авырлашу, мускулларда хәлсезлек барлыкка килү.
Күп эчүчеләрдә үлем сулыш алу параличы яки йөрәк туктау, яисә кома нәтиҗәсендә килеп чыга. Шуңа күрә беренче ярдәм тиз һәм урында ук күрсәтелергә тиеш. Моның өчен сода эремәсе эчеп яки ике бармакны авызга кабып, косарга кирәк. Косу массасы сулыш юлына эләкмәскә тиеш. Шуңа күрә авыруны яткырырга, башын ян якка борырга кирәк. Сыеклыкны күп эчү яхшы, ләкин сулыш алу, йоту функцияләре бозылганда сак булыгыз: авыру сыеклык белән тончыгырга мөмкин. Аң югалганда, кысып торган киемне ычкындыру киңәш ителә. Авыруны ян ягына яткырырга, аягын бераз күтәртеп куярга киңәш ителә. Сулыш алуын һәм пульсын тикшерегез, нашатырь спирты кулланырга мөмкин. Агулану нәтиҗәсендә кешенең тамырлары киңәя һәм организм җылылыкны тиз югалта. Шуңа күрә авыруны җылы җәймәгә төрегез.
Похмель яки махмырлык. Махмырлык ул – агуның зарарсыз субстанциягә күчү процессын тою. Бу процесс вакытында канда шикәр төшәргә мөмкин. Шуңа күрә алкогольне җитәрлек тукланмаганда һәм физик хәлсезлек вакытында эчәргә ярамый. Махмырлык организмда су азаю, баш миендә регуляция бозылу, метаболик әчү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Организмга ничек ярдәм итәргә соң? Су, тагы да яхшырагы – җитәрлек тозлары булган минераль су, авыр очракларда таблеткалар, энтеросорбентлар эчәргә кирәк. “Тиз” шикәрләр – җиләк-җимеш, җиләк-җимеш соклары, икмәк, сохари, тозлы су, бераз ныгыгач, тавык шулпасы эчү, йоклау яхшы. Махмырлык вакытында авыртуны баса торган таблеткалар эчү киңәш ителми. Кофе, чәй баш авыртуын арттыра, алкоголь белән берлектә йөрәк эшчәнлеген боза. Физик активлыктан да тыелып торырга кирәк. Махмырны кисәтүнең иң яхшы чарасы – алкогольне чама белән генә эчү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев