САРМАН
  • Рус Тат
  • “Кулибиннар” кирәкме?

    Авылларда "мәңгелек двигатель" төзергә хыялланучы романтиклар калдымы икән? Шуны беләсе иде. Узган гасырның 60 нчы еллары азагында авылга кунакка Зифа әбинең кызы кайта иде. Ялгышмасам, Минзәлә районы Тәкермән авылынамы, әллә Шикәрле Каенгамы кияүгә чыккан иде ул. Әни янына кунакка кайтуның бер гаҗәбе дә юк инде, әлбәттә, тик мин 1946 елгы...

    Авылларда "мәңгелек двигатель" төзергә хыялланучы романтиклар калдымы икән? Шуны беләсе иде.
    Узган гасырның 60 нчы еллары азагында авылга кунакка Зифа әбинең кызы кайта иде. Ялгышмасам, Минзәлә районы Тәкермән авылынамы, әллә Шикәрле Каенгамы кияүгә чыккан иде ул. Әни янына кунакка кайтуның бер гаҗәбе дә юк инде, әлбәттә, тик мин 1946 елгы Фәния апаның йөзен дә, кияүнең кыяфәтен дә хәтерләмим, ә кияү балакай үзе ясаган, аларның икесен утыртып алып килгән ни автомобиль түгел, ни трактор түгел техника истә калган. Бу могҗизаны карарга авылның бөтен баласы җыела һәм, әйтергә кирәк, безнең югары очныкыларның борыны ул көннәрдә бик югары була торган иде. Олыраклар бу машинаның "солярка" белән йөрүен, милициянең мондый машиналарны яратып бетермәвен сөйләп, безне гаҗәпләндерәләр иде. "ГАЗ"ларны, "МАЗ"ларны, хәтта "Колхида" дигән гаҗәеп автомобильне дә күргәнебез бар, "касимсот" (К-700) һәм "шасси" дигәннәре дә таныш. Тик ниндидер иске-москыдан җыелган, басу юлларыннан кача-поса гына йөрергә ярардай бу трактор күз алдында, әле җитмәсә, шуңа документ бирергә теләмәгән "милитсия"гә әзрәк ачу да калган.
    Кулларына эләккән тимер-томырдан селкенә, хәрәкәтләнә, йөри торган ни дә булса ясый белгән кешеләр йөргән юлларымда шактый очрады. Шулардан берсе авылдаш Фәсхиев Галимҗан абый иде (алар Мөхәмәтдиновлар булып та йөрделәр, минем яшьтәге Рафис исемле малайлары да булырга тиеш әле). Тормышның рәхәтенә караганда михнәтен, газабын үз гаебе белән күп күргән кеше булып хәтердә калган мәрхүм. Ул, әдәби телдәгечә әйткәндә, эретеп ябыштыручы, авылча әйткәндә, "сварщик" иде. Сөйләүләре буенча, Галимҗан абый, менә шул эретеп ябыштыру эше өчен кирәкле булган бөтен әйберне төяп йөртердәй үзйөрешле арба ясаган булган. Мин белгәндә инде могҗиза-арба турында авылдашларда истәлекләр генә калган, абзый үзе дә шактый бетерешкән иде. Арба калдыклары да металлолом өемнәре арасында йөрде-йөрде дә юкка чыкты.
    Икенче авылдашым - күрше Зөфәр абый. Авылда Зөфәрләр дүртәү, авылдашлар аны Торба Зөфәр дип йөртәләр иде. Ул - урта махсус техник белем алган, Ленинград заводларында мастер булып эшләгән кеше, КамАЗ төзелә башлагач, Чаллыга кайтып төшә, анда да рәт беткәч, төп йортына кайтып яши башлаган иде. Менә шул Зөфәр абый, агач эшкәртү станокларын дистәләп ясады, бишләп кран корды - ул аларны ни өчендер "Пионер" дип атый иде. Электр моторы белән эшли торган сабаны да бар иде, диләр, ни кызганыч, анысын мин күрә алмадым. Боларның бөтенесе үз куллары белән эшләнгәнен инде әйтеп тору кирәк тә түгелдер!
    Бу абзыйлар хәзер үзләре дә юк, ясаган арбалары-җайланмалары да дөнья буенча таралып беткән. Өлкәнрәк яшьтәге авылдашлар гына, җае туры килгәндә, авылымның "Кулибиннарын", бик тирәнгә кермичә генә, искә алып үтәләр. Тик боларның язмышы Кулибинныкына караганда, И.И.Ползуновныкына якынрактыр, ни дисәң дә, беренчесе патша, аның якыннары, галим-голамә белән эш иткән; ә икенчесе, үзе ясаган пар машинасының эшли башлавын да күрә алмыйча, вафат булган ич, 1763 елда! Механизм да кырык көнләп эшләгән дә - ватылган: рәтләүче юк, мастерның укучысы, алмашы калмаган.
    Ә бармы бүген авылларда техник иҗат белән шөгыльләнүчеләр? Яшьләр арасында, мәктәпләрдә В.М.Шукшин хикәясендәгедәй "мәңгелек двигатель" төзергә теләүче романтиклар калды микән әле?! Укытучыларның август киңәшмәсе көннәрендә Татарстан Президенты Р.Миңнеханов утырып, йөртеп караган кечкенә Мамадыш тракторын хәтерлисезме?! Чураш авылыннан Бариев Рәсим абый үз куллары белән ясаган машина келтер-келтер йөри бит, башка авылларда юктыр дип кем әйтә?!. Әллә бөтенесе дә сәхнәдә җырлап-биеп кенә, тамак туйдырмакчымы?! Райондашлар белән нәкъ техник иҗат белән шөгыльләнүчеләр турында сөйләшәсе килә. Сездән кызыклы, мөмкин булса, фотосурәтләр белән баетылган хатлар көтәбез.
    ...Күршем Зөфәр абый авылга кайткач, иң беренче эш итеп, тимердән капка җыйды, әйе-әйе, ясамады, ә җыйды! Үзенең сызымнары, рәсемнәре буенча, Чаллыдан капчык-капчык болт, гайка ташып, бизәкләп җыйды ул капкасын! Минем икенче күршем Нәфил абый (ул да мәрхүм инде, әйбәт кеше иде) капка әзер булгач, мине чакырып алды да әйтте:
    - Назыйм! Синең Ленинградта булганың бармы? Зөфәрнең капкасы андагы татар зыяраты капкасына ошаган, әйе бит? - диде. Оятыма каршы, минем Ленинградтагы татар зыяраты капкасын күргәнем юк иде...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: