Куйбышев сусаклагычындагы су дәрәҗәсе: яңгырлар норманы уздырган
Июль башында көчле явым-төшемнәр аркасында Куйбышев сусаклагычында су кимәле билгеләнгән чиктән ашкан. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы мәгълүмат таратты, дип яза «Татар-информ» МА.
Мәскәүдә узган ведомствоара киңәшмәдә Идел-Кама каскады гидроузелларының эш тәртибе тикшерелгән. Татарстан вәкиле буларак республиканың экология министры Азат Җиһаншин катнашкан. Җыелышта сусаклагычның хәзерге торышына бәя бирелгән.
9 июль көненә Казан өлешендә су дәрәҗәсе Балтыйк системасы буенча 53,19 метрга, ә гидроузелдагы өске агымында 53,25 метрга җиткән. Бу күрсәткечләр гадәти 53,0 метрлык нормативтан сизелерлек югарырак. Министрлык белгечләре моны узган айлардагы яңгырларның күп булуы белән аңлата.
Артык су басымы яр буйларында туфрак күчешләрен тизләткән, шулай ук төбәктәге кайбер юл участокларына зыян килгән. Яр буенда яшәүчеләр моңа карата министрлыкка берничә мөрәҗәгать иткән инде.
Азат Җиһаншин суның гидроузелның өске бьефында 53,3 метр билгесеннән узуына юл куймаска кирәк дигән фикер белән чыккан. Аның тәкъдиме хупланып, сусаклагычның эш режимына үзгәрешләр кертелгән. Хәзерге план буенча, 9 июльдән башлап 20 июльгә кадәр су чыгарым күләме арттырылачак — бу артык суны идарәле рәвештә агызып, яр зонасын саклау өчен кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев