САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куян елында туган район халкы аннан нәрсә өмет итә?

Көнчыгыш календаре буенча, Куян елына без 2023 елның 21 январеннан 22сенә каршы төндә керәбез.

Куян елында туган райондашларыбыз бу елдан нәрсә өмет итәләр? Сораштыруыбыз – шул хакта. 

 Ринат Шәрәфетдинов, район киноучреждениесе директоры:
- Быел миңа, Аллаһ теләсә, 60 яшь тула. Шулай булгач, үземнең елдан күбесенчә сәламәтлек көтәм. Гаилә бәхете кимемәсен, җиде оныгым да сау-сәламәт булсыннар иде. 2022 ел ахыры безнең өчен бик куанычлы булды – оныгыбыз туды, хезмәт белән бәйле куаныч - нефтьчеләр хәйрия фондының күләмле грантын оттык. Быел да җиңүләр көтәбез – Президент Мәдәни инициативалар Фондының грант бәйгеләренә өч гариза җибәрдек.

 

 

Ләйсән Шәйдуллина, Җәлил поселогы башкарма комитетының әйдәп баручы белгече:
- Кызганычка каршы, Яңа ел бәйрәмнәрендә бераз авырып киттек, шуңа күрә аны үткәрә дә алмадык. Шул сәбәпле, Куян елыннан, беренче чиратта, сәламәтлек өмет итәм. Илебездә тынычлык булсын иде. 2023 елда безнең гаиләбез өчен истәлекле вакыйга да көтелә – кече улыбыз Әмир беренче сыйныфка укырга керә. Бу әти-әнигә дә зур җаваплылык өсти. Алдагы тормышында улыбызга уңышлар гына юлдаш булсын иде.

 

 

 

Наилә Хуҗина, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы:
- Куян елында илебезгә - тынычлык, үзебезгә сәламәтлек телим. Әлеге җанвар үзе дә безнең сыман йомшак, тыныч бит. Булганына шөкер итеп яшәргә язсын. Быел җирлегебезгә караган Сөлек авылында республика программасы нигезендә фельдшер-акушерлык пункты ачырга планлаштырабыз. Бу эшләрне уңышлы гына башкарып чыгарбыз дип ышанам. Җирлегебездән махсус операциягә китүче егетләр дә бар, алар туган нигезләренә сөйгәннәре, әти-әниләре, балалары янына исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде.

 

 

Рамил Шәйдуллин, бозауларны юнәлешле үстерү буенча Ләшәү-Тамак фермасы мөдире:
- Мин Куян елының беренче көннәрендә үк дөньяга аваз салганмын – 10 гыйнварда 48 яшемне билгеләп үттем. Яңа ел бәйрәмнәре матур үтте. Гаилә, туганнар белән бергә каршыладык. 2023 елда барыбызга да исәнлек-саулык, тазалык-байлык телим. Дөньяларыбыз тынычланып, егетләргә өйләренә, гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев