САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Куҗак егете Раушан Нуриев, "Ак Барс" өчен "җан атарга" дип, Омскка юл тотты

Узган атнада без Куҗак авылыннан Раушан Нуриевның икетуган энесе Айрат Баһманов белән бергә Казанга "Ак Барс" - "Салават Юлаев" хоккей матчын карарга барулары турында хәбәр иткән идек. Бу юлы Раушан, "барс"лар өчен "җан атарга" дип, Омск шәһәренә юл тотты. - "Салават Юлаев"ны сериядә 4:1 исәбе белән җиңгәннән соң, "Ак Барс"...

Узган атнада без Куҗак авылыннан Раушан Нуриевның икетуган энесе Айрат Баһманов белән бергә Казанга "Ак Барс" - "Салават Юлаев" хоккей матчын карарга барулары турында хәбәр иткән идек. Бу юлы Раушан, "барс"лар өчен "җан атарга" дип, Омск шәһәренә юл тотты.

- "Салават Юлаев"ны сериядә 4:1 исәбе белән җиңгәннән соң, "Ак Барс" Гагарин Кубогының икенче раундына үтте. Ул анда Омскның "Авангард" командасы белән очраша. Уеннар Омскта башланды. Мөмкинлекне җайга туры китереп, икенче раундның беренче ике уенына барырга булдым. Казаннан безнең команда җанатарлары белән җыелышып килдек. Беренче уен өстәмә вакытта "Ак Барс" файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. Икенче уен 11 мартта булачак, 13 һәм 15 март көннәрендә уеннар Казанда үтәчәк. Аларда да "Ак Барс" җиңәр дип өметләнәм, - диде якташыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев