САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куҗак авылында яшәүче Габделәхәт абый олуг юбилеен бәйрәм итте.

Куҗак авылында яшәүче Габделәхәт абый олуг юбилеен бәйрәм итте. Куҗак авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделәхәт Исмәгыйлев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны истәлекле бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Җәлил бистәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Рәфыйкь Кәримов, бистә ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева тәбрикләделәр. 48 номерлы чик...

Куҗак авылында яшәүче Габделәхәт абый олуг юбилеен бәйрәм итте.

Куҗак авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделәхәт Исмәгыйлев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны истәлекле бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Җәлил бистәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Рәфыйкь Кәримов, бистә ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева тәбрикләделәр. 48 номерлы чик сакчылары отрядында укчы булып хезмәт итә ул. Явыз дошманны илебез чигеннән чыгаргач та, шактый гына төзекләндерү эшләрендә катнаша. "Германияне җиңүе өчен" медале белән бүләкләнә. Бары тик 1951 елның язында гына туган яклары Азнакайга кайтып җитә.

- Бик куркыныч, катлаулы еллар булды. Ул чорларны искә дә аласы килми, - ди ветеран үзе.

Нефтьчеләр төбәгендә яшәгәч, эшнең дә шул өлкә белән бәйлесен сайлый. Кара алтын чыгаруның куәтле еллары була. Тырышлык, нәтиҗәсе булсынга эшләү нинди генә авыр чакларда да тез чүктерми. Габделәхәт абый бораулаган скважиналар һаман эшлиләр. Ул хезмәт куйган коллективның рекордлы табыш алуында аның да өлеше зур. Нефтьче 1975, 1977 елларда "Коммунистик хезмәт ударнигы", "IX бишьеллык ударнигы" исемнәренә лаек була.

Габделәхәт абый Куҗак авылында кызы Рәйсә тәрбиясендә яши.

Тулырак язманы газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев