Күтәмәледә "Өлкәннәр көне" күңелле үтте
"Өлкәннәр көне" уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә өлкәннәрне тәбрикләү, хөрмәтләү тантаналары үтә. Тормыш, хезмәт тәҗрибәләре белән бүлешеп, акыллы, зирәк киңәшләре белән ярдәм итеп яшәүче абый-апаларыбыз, әби-бабаларыбызга бу көнне аеруча игътибар, ихтирам күрсәтергә тырышабыз. Мул табыннар артына җыелып, өлкәннәребез бер-берсе белән күрешә, аралаша. Җырлы-моңлы мондый очрашулар киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, җан...
"Өлкәннәр көне" уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә өлкәннәрне тәбрикләү, хөрмәтләү тантаналары үтә. Тормыш, хезмәт тәҗрибәләре белән бүлешеп, акыллы, зирәк киңәшләре белән ярдәм итеп яшәүче абый-апаларыбыз, әби-бабаларыбызга бу көнне аеруча игътибар, ихтирам күрсәтергә тырышабыз. Мул табыннар артына җыелып, өлкәннәребез бер-берсе белән күрешә, аралаша. Җырлы-моңлы мондый очрашулар киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы белән яшәргә көч өсти, диләр алар үзләре дә. Күтәмәле авылында узган бәйрәм дә ветераннарыбыз күңелендә бары матур хатирәләр калдырыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев