САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күтәмәле мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме күңелле узды

25 майда Күтәмәле мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте.

Быел 9 сыйныфны 2 укучы тәмамлый. Аларны һәм 4 сыйныфны тәмамлаучы укучыларны мәктәп директоры Рәдис Мәрдәншин, Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, «Җәлил» агрофирмасы вәкиле Галия Йосыпова, сыйныф җитәкчесе Миләүшә Фәйзрахманова, башлангыч сыйныф укытучылары Кадрия Абдуллина һәм Алсу Мәрдәншина, ветеран укытучы Гөлүсә Мәликова,әти-әниләр бәйрәм белән котладылар, имтиханнарда һәм алдагы тормышларында уңышлар теләделәр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар. Укучылар матур җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, барысына да рәхмәт белдерделәр. Беренче сыйныфка баручы укучылар вальс биеделәр. Ахырдан барысы да истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев