САРМАН
  • Рус Тат
  • Күтәмәле мәктәбендә мәктәпкәчә белем бирү төркеме нәниләре бар яктан да зиһенле

    5 декабрьдә Күтәмәле мәктәбендә Сарман районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре өчен «Танып белү үсеше» дип исемләнгән семинар-практикум үтте.

    Аның темасы «ФДББС шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрнең белем бирү эшчәнлеген оештыру өчен шартлар тудыру аша танып белү активлыгын үстерү» булды. Семинар кысаларында мастер-класслар, төрле уеннар күрсәтелде, чыгышлар әзерләнде. Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркеме тәрбиячесе Ландыш Сираева «Минем хыялымдагы курчак» муниципаль бәйгесенең «Һөнәрләр» номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: