САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күтәмәле мәктәбендә Әлифба бәйрәме үтте

14 февральдә Күтәмәле мәктәбендә Әлифба бәйрәме үтте. Аны башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Мәрдәншина оештырды. Чарада башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләр катнаштылар. Беренче сыйныф укучылары бәйрәм дәвамында Хәрефстан иленә сәяхәт кылдылар. Алар табышмакларга җавап бирделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле фәннәрне ни дәрәҗәдә үзләштергәннәрен күрсәттеләр, җитезлеккә һәм тапкырлыкка уеннарда катнаштылар....

14 февральдә Күтәмәле мәктәбендә Әлифба бәйрәме үтте. Аны башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Мәрдәншина оештырды. Чарада башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләр катнаштылар. Беренче сыйныф укучылары бәйрәм дәвамында Хәрефстан иленә сәяхәт кылдылар. Алар табышмакларга җавап бирделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле фәннәрне ни дәрәҗәдә үзләштергәннәрен күрсәттеләр, җитезлеккә һәм тапкырлыкка уеннарда катнаштылар. Башкалар да читтә калмадылар, активлык күрсәттеләр. Ахырдан беренче сыйныф укучыларына башлангыч сыйныф укытучылары, әниләре бүләкләр тапшырдылар. Кызлар, үз чиратларында, әниләрен Гашыйклар көне белән тәбрик иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев