САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күтәмәле мәктәбендә балаларның табигый сәләтләрен ачу һәм үстерү эшләре алып барыла

Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы балаларның табигый сәләтләрен ачу һәм үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Быелгы уку елында моның өчен мөмкинлекләр дә ачылды: атнага тугыз сәгать өстәмә белем бирү дәресләре үткәрелә. Аларда балалар белән укытучы Венера Хөсәенова шөгыльләнә. Ул укучыларга бию, чигү, кул эшләре, кәгазьдән, камырдан,...

Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы балаларның табигый сәләтләрен ачу һәм үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Быелгы уку елында моның өчен мөмкинлекләр дә ачылды: атнага тугыз сәгать өстәмә белем бирү дәресләре үткәрелә. Аларда балалар белән укытучы Венера Хөсәенова шөгыльләнә. Ул укучыларга бию, чигү, кул эшләре, кәгазьдән, камырдан, табигый әйберләрдән төрле уенчыклар, сувенирлар ясау серләренә өйрәтә. Шөгыльләр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелә.

5-7 нчы март көннәрендә мәктәптә "Язгы тәэсир" исемле ярминкә-күргәзмә эшләде. Анда "Рукоделие", "Бумажная пластика", "Забытые мотивы" (чигү), "Мастерилка" түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балаларның һәм укытучы Венера Хөсәенованың кул эшләре куелды. Әти-әниләр, мәктәп кунаклары, укучылар, укытучылар күргәзмәне соклану катыш зур кызыксыну белән карадылар, күңелләренә хуш килгән әйберләрне сатып алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев