САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Күтәмәле мәктәбенә быел ике кыз укырга керде.

Районыбызның барлык мәктәпләрендә дә беренче кыңгырау чыңлады. Күтәмәле мәктәбенә быел ике кыз укырга керде.

Белем бәйрәме уңаеннан үткән тантанада укучыларны һәм укытучыларны мәктәп директоры Рәдис Мәрдәншин, Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, "Җәлил" агрофирмасы белгече Гөлйөзем Рамазанова, район мәгариф бүлеге белгече Лилия Закирова котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр, беренче сыйныфка керүче ике укучыга бүләкләр тапшырдылар. Ветеран укытучы Гөлүсә Маликова да, бәйрәмдә катнашып, укучыларына, хезмәт куйган коллективларына изге теләкләрен җиткерде.

Быел тугызынчы сыйныфка баручы ике укучыга да матур теләкләр теләнде. Укучылар укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен шигырь, җыр аша җиткерделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев