САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күршебездә агач башында йөрергә яратучы песи яши

Көзге табигать төсләргә бай булуы белән күңелгә рәхәтлек бирсә, быелгысы кояшлы матур көннәренең күплеге белән дә сөендерде.

Әйе, кояш нурларында иркәләнергә кем генә яратмый?! Менә күршеләребезнең песие редакциябез бакчасында үсүче чия агачын үзенә кызыну урыны иткән. Әкрен генә менеп, җайлап урнашты да койрыгын болгый-болгый, озаклап ял итәргә уйлаган иде. Әмма тәрәзә пыяласы аша фотоның сыйфаты әйбәт түгел, дип, яхшырак кадр алу нияте белән тәрәзәне ачуга, песиебез курыкты - китеп үк барды. Шуны да әйтергә кирәк, бу аның әлеге чиягә беренче менүе генә түгел.

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев