САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күрше Зәй шәһәрендә космоста булган эткә һәйкәл куелган

Күрше Зәй шәһәрендә космоста булган эткә һәйкәл куелган .

Гагарин космоска очканчы, бер ай алдан Зәйдән 10 километр читтәге Иске Тәкмәк авылы басуына Җир орбитасында булган космик аппаратта эт төшә. Шәһәрдә Чернушка кушаматлы эткә урнаштырылган һәйкәл шул хакта сөйли. 
Бер ел элек Россия геройлары - космонавтлар Антон Шкаплеров белән Олег Артемьев Зәйдә әлеге тарихи әһәмияткә ия һәйкәл белән таныштылар, космоска мөнәсәбәтле булган урынга, туган як тарихын өйрәнү музеена сәяхәт кылдылар, зәйлеләр белән очрашып, укучыларның космос эшчәнлеге буенча чыгышларын хупладылар. Әлеге сәфәрдән илһамланып, зур тәэсирләр белән киткән Антон Шкаплеров Америка һәм Япония астронавтлары белән «Союз МС-07» космик кораблендә чираттагы очышын ясады. Шунысы игътибарга лаек, Антон Шкаплеров белән Казанда узачак «WorldSkills» эшче һөнәрләр Бөтендөнья чемпионаты әләме дә галәм иңләде. Космостан кайткан бу әләм дөньяның 21 илендә, әлеге чемпионат узган 33 шәһәрдә булып, 2019 елда Казанга чемпионат ачылышына кайтачак. 
Бу мәгълүматны коллегабыз – “Зәй офыклары” журналисты Рәзимә Кашапова үәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев