САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәш район егетләрен чыныктыра 

Бүген Зур Нөркәй урта мәктәбе спорт залында “Нөркәй” агрофирмасы призына көрәш буенча район мәктәпләре арасында ярышлар үтте.

Барлыгы 8 команда катнашты. Иң элек ярышта катнашучыларны агрофирма директоры Вазыйх Гыйльметдинов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг-җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов сәламләделәр, көрәшчеләргә уңышлар теләделәр. 
Районда көрәш федерациясе вәкиле буларак, Вазыйх Раифович яшьләр арасында спортны үстерүгә зур игътибар бирә. Быел ярышлар өченче тапкыр үтте. Көрәшкә килгәннәрне тукландыруны да ул үзе оештырган. Зур Нөркәй мәктәбе коллективы кунакларны каршы алуда зур ярдәм күрсәттеләр. 
Көрәш тугыз үлчәм категориясендә үткәрелде. Нәтиҗәдә Петровка Завод урта мәктәбе командасы беренчелекне яулады. Алар җиңүче Кубогына ия булдылар. Зур Нөркәй мәктәбе егетләре – икенче, Иске Кәшер көрәшчеләре өченче урынны алдылар. Призлы урыннар яулаганнарга медаль, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев