САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Күп әҗәтле шәхси эшмәкәрләрдән әҗәтләрен эзләп алу Айлыгы» акциясе башлана

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Россия суд приставлары белән берлектә 2015 елның 18 маеннан 17 июненә кадәр «күп әҗәтле шәхси эшмәкәрләрдән әҗәтләрен эзләп алу Айлыгы» акциясе уздыра. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фондына 57 мең (район буенча 445) шәхси эшмәкәрнең әҗәтләре бар. 2015 елның 1 апреленә әҗәт 1,9 млрд. сум (район буенча...

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Россия суд приставлары белән берлектә 2015 елның 18 маеннан 17 июненә кадәр «күп әҗәтле шәхси эшмәкәрләрдән әҗәтләрен эзләп алу Айлыгы» акциясе уздыра.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фондына 57 мең (район буенча 445) шәхси эшмәкәрнең әҗәтләре бар. 2015 елның 1 апреленә әҗәт 1,9 млрд. сум (район буенча 11031,8 мең сум) тәшкил итә.

Әҗәтлеләр белән көрәшкә бөтен Пенсия фонды территориаль органнары җәлеп ителде.

Бугенгә кадәр зур әзерлек эшләре эшләнде инде: шәхси эшмәкәрләрнең әҗәтләрен каплау өчен мөлкәтләрен эзләп алу буенча адреслы эш; банклардан счетларындагы акчалар турында мәгълуматлар алу; транспорт чараларын барлау, мал-мөлкәтләре турындагы хәбәрләр алынды.

«Айлык» чорында приставлар белән берлектә базарларга, сату үзәкләренә, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрнең эш урыннарына чыгу каралган. Россия Федерациясе чикләреннән чыгуны чикләү буенча эшне көчәйтү каралган.

Пенсия фондына түлисе әҗәтләр турыдан-туры булачак пенсиягә кагыла. Хәзерге законнар буенча пенсия исәпләгәндэ стаж күләме шәхси эшмәкәрләрнең иминият взносларын тулысы белән түләвенә бәйләнгән. Шул ук вакытта шәхси эшмәкәр налог органнарында Бердәм дәүләт исемлегенә кергән вакыттан алып исемлектән төшкәнчегә кадәр иминият взнослары эшләү-эшләмәүгә бәйсез рәвештә исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев