САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Кояшкай”да юл йөрү кагыйдәләрен беләләр

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара.

 Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.
Шушы уңайдан безнең №1 “Кояшкай” балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеменең әти-әниләре ДПС инспекторы Сафин Рамис Расихович белән очраштылар. Рамис Расихович чыгыш ясап, балалар бакчасында алып барылган юнәлешләр белән кыскача таныштырды һәм балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү мәсьәләләренә тукталды. Яктылык кайтаргыч элементларның ни өчен кирәклеге турында әйтеп үтте. 
Сафин Р.Р. "Кояшкай" балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын ассызыклады һәм бакча коллективына рәхмәт хисләрен белдерде, киләчәктә дә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев