САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Кояшкай"да көннәр күңелле үтә

1 июньнән Саклаубаш урта мәктәбендә “Кояшкай” җәйге ял лагере эшли башлады.

 Беренче көннән үк ял итүчеләр өчен мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белән берлектә Балаларны яклау көненә багышланган чара оештырылды. Балалар мәктәп яны ял лагеренә бик теләп йөриләр. Йөрмәслек тә түгел шул, тәрбияче апалар көн саен төрледән-төрле чаралар оештыралар, пешекче апалар тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлап торалар.

Лагерьнең һәр көне кызыклы даталарга бәйләнеп уздырыла. Дөрес туклану көнендә балалар сәламәт булу өчен витаминлы ризыклар ашау, дөрес туклану, гигиена таләпләрен үтәүнең бик мөһим икәнлеген тагын бер кат исләренә төшерделәр. Отрядларда проект эшләре эшләү, балаларны командада эшләргә, бер-берсенә түземле булырга, фикерләргә өйрәтә.

Матурлык көнендә узган конкурска кызлар төрледән-төрле кызыклы костюмнар әзерләп килгәннәр иде.

Әйләнә – тирәне саклау көнендә ял итүчеләр табигатьне тасвирлауга рәсем конкурсында, экологик викторинада көч сынаштылар. Экологик тәрбия бирү ял итү дәверендә дәвам итә: дару үләннәрне белән танышу, кояшта дөрес кызыну, походларда үзенне дөрес тоту һ.б.

Гражданлык-патриотик хис тәрбияләү – лагерь программасында зур урын алган. Россия һәм Татарстан республикасының дәүләт символлары белән танышу, А.С.Пушкин көнендә “Балыкчы һәм Алтын балык” әкиятенә рәсем конкурсы, язучының әкиятләрен карау – әлеге тәрбиянең бер өлеше булып тора.

Җәйге лагерь үзенең эшен дәвам итә. Балаларны алдагы көннәрдә дә мавыктыргыч чаралар, бәйгеләр, уеннар көтә.

 

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Т.Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев