САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Кояшкай" балалар бакчасында “Әнием- бердәнберем” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үтте

Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң татлы сүз. "Әнкәй дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә.Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз.туган телебезне дә ана теле дип йөрибез. Шул уңайдан, "Гаилә белеме" программасы кысаларында, "Әниләр көне"нә багышлап безнең бакчада беренче кечкенәләр төркеме балалары (тәрбиячеләр: Шакирова Гөлшат, Гильфанова...

Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң татлы сүз. "Әнкәй дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә.Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз.туган телебезне дә ана теле дип йөрибез. Шул уңайдан, "Гаилә белеме" программасы кысаларында, "Әниләр көне"нә багышлап безнең бакчада беренче кечкенәләр төркеме балалары (тәрбиячеләр: Шакирова Гөлшат, Гильфанова Ландыш) "Әнием- бердәнберем" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе күрсәттеләр. Матур-матур шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм иртәсе бик күңелле үтте.
Кадерле әниләребез! Без сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган сабырлык, сәламәтлек ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек!
фото һәм язма материалны Айсылу Билалова
aisilu.bilalova@yandex.ru җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев