САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

«Коры күз синдромы»н ничек җиңәргә?

Соңгы арада бик еш очрый торган күз авыруларының берсе – «коры күз синдромы» хәзер өлкән яшьтәгеләрдә генә түгел, яшьләрдә, хәтта балаларда да күзәтелә.

Авыруның килеп чыгу сәбәпләре, билгеләре, кисәтү ысуллары турында Республика клиник офтальмология хастаханәсе каршындагы консультатив сырхауханәдә күз табибы Асилә СӘМИГУЛЛИНА белән сөйләштек.

– Безнең күздә бизләр бар, яшь барган саен, алар начар эшли. Нәтиҗәдә, күз начар юешләнә, «коры күз синдромы» авыруы барлыкка килә. Ә яшьләрдә авыру күп очракта компьютерда озак утыру, планшет, телефонны туктаусыз куллану нәтиҗәсендә килеп чыга, – ди табиб. Шулай ук күзгә тузан, төтен керү, җил тию, тәмәке исе, көчле кондиционер, җилләткеч янында тору, ялсыз китап уку да авыруга сәбәпче булырга мөмкин. – Компьютер бүлеп чыгарган зарарлы матдәләрдән сакланам дип, кайберәүләр аны үзеннән ераккарак этеп куялар, якыннан карау күз өчен зыянлы анысы, ләкин иң мөһиме ара түгел, ә вакыт. Компьютер каршында күбрәк утырган саен, күзләргә шул кадәр зыян күбрәк килә. Ә менә компьютер янына гөл утыртуның чынлап та файдасы бар.

«Коры күз синдромы» кешенең эчке авырулары белән бәйле булырга да мөмкин. Әйтик, ашказаны кайнату системасы, буын, бавыр белән бәйле авырулар, шулай ук элек кичергән күз авырулары, хатын-кызларда гормональ үзгәрешләр «коры күз» синдромы килеп чыгуына сәбәпче булуы бар.
Билгеләре

«Коры күз» синдромының башлангыч стадиясендә җилле, салкын көндә күздән туктамый яшь ага. Елына берничә мәртәбә күз чәнчеп ала, күз эчендә нәрсәдер бар кебек, ком тутырган шикелле. Кайбер кешеләр, күз гел яшьләнеп тора, су тулган кебек, дип тә зарлана. Икенче стадиядә күз кибә башлый, авырта, эренли, иртән күзне ачарга авыр, керфекләр бер-берсенә ябышкан була.

Дәвалану

Авыруның нинди дәрәҗәдә икәнен күз табибы гына билгели ала. Гадәттә, бу синдромны махсус тамчылар ярдәмендә дәвалыйлар. Шулай ук җылы компресс, күз кабакларына массаж ясау да файдалы.

Кисәтү

Компьютерда озак эшләгән кешеләргә һәр ярты сәгать саен 5-10 минут ял итәргә, күзгә гимнастика ясап алырга киңәш ителә.

Эштән туктаган арада тәрәзәгә карап, андагы предметларны күзәтү дә файдалы. Бу вакытта күзнең мускуллары ял итә. Компьютерда үзегезгә уңайлы шрифт кулланыгыз.

Компьютерда эшләгәндә, махсус ультрафиолет нурларны үткәрми торган күзлек киеп эшләсәң яхшы. Алар сурәтне дә чистарак, ачыграк күрсәтә, күзләр дә азрак арый.

Авыруны кисәтү өчен, бүлмәне ешрак җилләтергә, дымлы һава булдырырга, компьютер янына гөл алып куярга кирәк. Көнгә 8-10 стакан су эчү, күз гигиенасын саклау, иртән җылымса су белән юыну да уңай нәтиҗә бирә.

Күзгә гимнастика

Башны бормыйча гына күзләр белән уңга-сулга, аска-өскә карап алыгыз;

Күзләрегезне сәгать угы уңаена, аннары сәгать угына каршы якка йөртегез;

Күзне еш һәм каты итеп йомып алырга кирәк.

Күз авыруы дөрес туклануга да бәйле. Еш һәм аз ашарга киңәш ителә.

Күзләргә составында Омега 3 майлары булган ризыклар: балык, зәйтүн мае файдалы. Яшелчә, җиләк-җимешләр дә ашарга кирәк. Ә менә кишер күз күрүен яхшырта икән дигән фикер белән килешмәскә дә мөмкин, элек кишердәге А витамины күз өчен бик файдалы дисәләр, хәзер галимнәр киресен дә раслый. Күз өчен кара җиләк бик файдалы.

Кояшлы көнне кара күзлек кияргә онытмагыз.

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев