САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Корсаклы стиляга

"Исәнмесез, дусларым - "Сарман" кызлары! Сезгә җибәрә торган мәкаләләрем - озак еллар язылып, папкада саклана торган әйберләр. Бераз төзәтмәләр керткәләп кенә җибәрәм. Әле Җәлил ветераннар клубында төшкән фотомны да салам. Үземнең сезнең янга кайчан барып чыгасым билгесез. Халисә апагыз". "Сарманда да мәзәк бар" рубрикасына кушылып, яратып укыла торган хәбәрчеләребезнең берсе...

"Исәнмесез, дусларым - "Сарман" кызлары! Сезгә җибәрә торган мәкаләләрем - озак еллар язылып, папкада саклана торган әйберләр. Бераз төзәтмәләр керткәләп кенә җибәрәм.
Әле Җәлил ветераннар клубында төшкән фотомны да салам. Үземнең сезнең янга кайчан барып чыгасым билгесез. Халисә апагыз".
"Сарманда да мәзәк бар" рубрикасына кушылып, яратып укыла торган хәбәрчеләребезнең берсе булып киткән Халисә апа Шәйдуллинадан килгән хатларны без рәхәтләнеп укыйбыз. Аларда - тормышның үзе: җитешле яклары да, җитенкерәмәгәннәре дә, кызыклары, кызганычлары да. Халисә апабыз исә менә шушы була инде. Фотосын газетабызда биргәнгә, безне ачуланмастыр, дип уйлыйбыз һәм игътибарыгызга тагын бер язмасын тәкъдим итәбез.
"5 декабрь - СССР Конституциясен зурлап бәйрәм итә торган көн. Моннан 52 ел элек, 1962 елда, Александровка мәктәбенең татар коллективы укытучыларына өстән күрсәтмә бирелә: бәйрәмгә бер спектакль әзерләргә. 4-5 пәрдәлек унбишләп кеше катнаша торган бер спектакль сайлыйлар, ә уйнарлык укытучылар җитми. Режиссер-постановщик - укытучы Асфия Мәхмүтова. Башка оешмалардан 2-3 кеше чакырырга булалар. Лесничий Әлфинур, киномеханик Ләис һәм берсенә мине кодалыйлар. Мин: "Катнашмыйм, күрмисезмени, 5 айдан артык авырым бар? Ир дә рөхсәт итми", - дип каршы торам. Асфия минем ирне күреп сөйләшкән, ә ул: "Ник шунда сәхнәдә мәтәлчек атмый!" - дигән. Ризалашырга туры килде. Мин стиляга булып уйнарга тиеш икән. Белмәгәннәр, яшьрәкләр өчен: стиляга - егетләре кыска тар чалбар киеп, чәч җиткереп, аны юмыйча, кызлары - тар кыска итәк яки чалбар киеп, чәчне-башны туздырып яки кепка киеп йөрүче, күбесе беркайда эшләмәүче шәһәр, район үзәкләрендә яшәүче яшьләр.
Ноябрь ахыры, көннәр кыска, суык, эш урыным да салкынча. 2-3 тапкыр репетициягә катнаштым бугай. Хуш, спектакльне куяр көн җитте. Ирнең кызыллы-каралы эре шакмаклы күлмәген, чалбарын култык астына кыстырып киттек клубка. Мин - "артист", ир - тамашачы. Кыска гына докладтан соң башладык театрны, Аллага тапшырып. Чиратым җиткәч, мин чыктым сәхнәгә, күлмәк чалбар өстеннән чыгарып куелган, Асфия чәчне кирегә тарап, менгереп, тубал ясады, авызда - сигарет. Беренчеме, әллә икенче пәрдәдән соң тәнәфес, ир-ат бер көйрәтеп керә, без ашыга-ашыга декорация алыштырабыз. Тәнәфестән соң ир урынына кереп утырмады (ул башта урта бер җирдә утыра иде). Халык бик яратып карады, зал шыгрым тулы иде. Төнге унбер-уникеләрдә генә бетте спектакль. Алып барган чалбар-күлмәкләрне күтәреп, берүзем кайтырга чыктым. Өйдә ут юк, ишекне эчтән бикләп куйганнар. Кемдер кайтмый калганда, ишек бикли торган гадәт юк иде. Ишекне дөбердәтәм - ачмыйлар. Тәрәзәгә килеп шакып карыйм - юк ачучы. Өйдә кайнана, каенсеңел дә бар бит, югыйсә. Шулай, тәрәзә белән ишек арасында йөреп, ярты сәгатьләп вакыт үтте. Клуб өйгә якын булгач, өскә-аякка да юка киенгән идем. Башта алып барган шакмаклы ир күлмәген башка бөркәндем, бераздан чалбарын да киеп куйдым, инде өйгә керүдән өметемне өзгәч, кемдә ут бар, шуларга шакып карармын дип, капка келәсенә үрелгән идем, "Әллә кеше бармы?"- дигән булып, кайнана ишекне ачты. Претензия белгертү юк инде, тиз генә кереп чишендем, тешкә-теш тими, 7-8 сәгать эчкә ризык кермәгән, берәр стакан кайнар чәй булса да ярыйсы иде дә бит, газ-электр заманнары да түгел, аннан соң мин бит бу йортта килен-килмешәк. Калтыранып, ир янына менеп яттым, терәлеп җылынмакчы идем, ир терсәк белән берне "дык" итте.
Әле икенче көнне спектакльне Яхшы-Каран авылына, чаналы атларга төялеп, декорацияләр төяп барып куйдык. Өченче көнне, кызып китеп, Азнакай районының Мәндәй дигән авылына күрсәтеп кайттык. Инде Мәндәйдә кайбер сүзләрне суфлерсыз да үзебез белеп әйтә башладык...
Шушы спектакльдә катнашкан укытучылар: Асфия Мәхмүтова, Риф Мәхмүтов, Хаммат Минһаҗетдинов, Нәкыя Сәлимова, Фатыйма Гәрәевалар инде мәрхүмнәр, урыннары оҗмахта булсын, Саимә Чувашаева, Лира Садретдинова, Флера Садретдинова, Әлфинур, Ләисләр хәзер лаеклы ялда. Шушы спектакльне уйнап, репетицияләрдә йөргәндә, Лира белән Ләиснең мәхәббәтләре бөреләнеп, озак та тормый алар өйләнештеләр. Инде күптән әби-бабай булдылар. Стилягаларга карата бер шигырь (такмак) исемә төште бит әле: "Тар аның балаклары, тар балактан күренеп тора яртылаш аяклары".

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X