САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кормаш әбиләре тормыштан канәгать

Шәрләрәмә авыл җирлегенә Фәйзелхак абый Мингалиевны юбилее белән тәбрикләргә баргач, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, бер йорт капкасы төбе эскәмиясендә матур итеп тезелеп, елмаеп утыручы әбиләрне күреп, тыныч кына узып китә алмады. Алар янына туктап, хәл-әхвәлләрен белеште. Чыннан да, бик матур итеп киенеп, буш араларында капка төбенә гапләшергә җыелганнар әбиләр. -...

Шәрләрәмә авыл җирлегенә Фәйзелхак абый Мингалиевны юбилее белән тәбрикләргә баргач, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, бер йорт капкасы төбе эскәмиясендә матур итеп тезелеп, елмаеп утыручы әбиләрне күреп, тыныч кына узып китә алмады. Алар янына туктап, хәл-әхвәлләрен белеште. Чыннан да, бик матур итеп киенеп, буш араларында капка төбенә гапләшергә җыелганнар әбиләр.

- Тормышларыбыз әйбәт, вакытында пенсияләрне бирәләр. Нәрсә ашарга теләсәң дә, кияргә теләсәң дә, шул бар. Дөньяларыбыз тыныч булсын. Сезгә рәхмәт, исән-сау эшләгез, - дип каршы алдылар әбиләр.

Авыл тормышына битараф булмаган әбиләр мәчетне төзекләндерергә ярдәм сорадылар. Аларга җавап итеп, Фәрит Мөнәвирович авыл имам-хатыйбы Шәмгун Динмөхәммәтовка 10 мең акчалата ярдәм калдырды.

Игелек җирдә ятмас, өлкәннәр фатыйхасы белән яшибез, эшлибез. Алар безне яңа үрләргә, матур эшләргә рухландыра.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X