САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кормаш авылында бүген туй булды 

Мәдинә һәм Гомәр Миннегалиевлар бүген бриллиант туйларын бәйрәм иттеләр. 



- Нәкъ менә 60 ел элек шушы көнне кавыштык, - ди гаилә башлыгы. – Чыгышы белән безнең авылныкы булса да, без Мәдинә белән ул апаларына кунакка кайткач таныштык. Көндез очраклы гына урамда очраткан идем, кич белән клубтан озата кайттым үзен. Шуннан йөреп киттек. 
Тормыш сынауларын бергәләшеп үтеп, тырыш хезмәтләре белән макталып, үрнәк гаилә булып гомер кичерәләр алар. Биш бала, ун онык, биш оныкчык – бүгенге көндәге иң зур байлыклары шулар. 
- Аллага шөкер, атна саен кайтып торалар. Алар исән-сау булсыннар, дөньялар тыныч торсын, - дип тели әниләре Мәдинә апа. 
Сабырлыгы, акыллылыгы, мәгънәлелеге йөзенә чыккан хуҗабикә янәшәсендә гомер иткән Гомәр абыйның эштән туктаганына бер ел гына әле. Ирне ир иткән дә, хур иткән дә – хатын, дип, юкка әйтмиләр. 
- Гомере буе тынгысыз, кешеләргә кирәкле хезмәттә – электрик булып эшләде. Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, аңа ярдәмгә килгән беркемне дә кире бормады, - ди Шәрләрәмә авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Роза апа Шәйгарданова Гомәр абый хакында. – Мәдинә апа аңа зур терәк, киңәшче булды. 
Юбилярларны истәлекле көннәре белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләген тапшырды. Гүзәл Рифкатовна, җирлек депутаты буларак та, Миннегалиевларга изге теләкләрен җиткерде. Район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл шәфкать туташы Мәйсәрә Салихҗанова да Гомәр абый белән Мәдинә апаны тәбрикләп, тигез тормыш, озын гомер, ныклы сәламәтлек теләделәр. 
Тулырак язманы газетабызның алдагы санында укыгыз. 
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев