САРМАН
  • Рус Тат
  • Компьютерда эшләсәң

    Бүгенге көндә күпләрнең яшәү рәвеше компьютер белән бәйле. Ул ни рәвешле файдаланылмасын - аралашу чарасы, эш коралы яки мәгълүмат чыганагы булсынмы - күзләр өчен билгеле бер дәрәҗәдә куркыныч тудыра. Даими һәм дәвамлы рәвештә компьютерда эшләгәннәрдә патологик билгеләр комплексы - күрү синдромы барлыкка килә. Мондыйлар барыннан да бигрәк баш авыртудан, күз...

    Бүгенге көндә күпләрнең яшәү рәвеше компьютер белән бәйле. Ул ни рәвешле файдаланылмасын - аралашу чарасы, эш коралы яки мәгълүмат чыганагы булсынмы - күзләр өчен билгеле бер дәрәҗәдә куркыныч тудыра.
    Даими һәм дәвамлы рәвештә компьютерда эшләгәннәрдә патологик билгеләр комплексы - күрү синдромы барлыкка килә. Мондыйлар барыннан да бигрәк баш авыртудан, күз күреме начарланудан, эш сәләте кимүдән, күз ачытудан, күздә ком тою хисеннән, күз яше агудан яки, киресенчә, корылыктан, җилкәләр һәм муен авыртуыннан зарланалар. Болар барысы да тормыш сыйфатын киметәләр, якыннан күрмәү, катаракта, челтәр катлавындагы башка үзгәрешләр ихтималын арттыралар.
    Күрү синдромы барлыкка килүнең төп сәбәпләреннән берсе - күзнең ияләшү, җайлашу системасының киеренкеләнүе. Ул компьютерда дәвамлы вакыт якын арада эшләү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Компьютер мониторыннан чыга торган зәңгәр-шәмәхә спектр нурлары да күзләр өчен зарарлы. Алар тәэсирендә күз тукымаларында ирекле радикаллар барлыкка килү арта. Дисплейдагы сурәт кәгазьдәге тексттан нык аерыла, чөнки ул бик күп якты, җемелдәп торучы нурлардан тора. Бу исә күз күременә зур йөкләнеш сала, һәм нәтиҗәдә күзләр компьютерда эшләгәндә тиз арыйлар.
    Күзләрне саклау өчен, компьютер күзлекләреннән файдаланырга кирәк. Алар - күрү сәләте бозылуны кисәтә торган нәтиҗәле чара. Алар махсус күрү синдромы барлыкка килмәсен өчен ясалганнар һәм аларны чикләүсез кулланырга мөмкин. Ә гади күзлекләр, пыялаларында махсус катлам булмаса, монитор нурларыннан саклый алмыйлар. Компьютер күзлекләре пыяласына зәңгәр-шәмәхә спектр нурларын йотучы, башка яктылык нурларын үткәрүче күп катламлы фильтр урнаштырылган. Алар шулай ук күзгә төшә торган йөкләнешне дә киметәләр. Күзлек кимәүче пациентлар өчен оптик булмаган пыялалы күзлекләр бар.
    Күрү синдромы барлыкка килмәсен өчен, түбәндәге киңәшләрне дә истә тоту яхшы. Компьютерда эшләгәндә, 30-40 минут саен ял итеп алырга кирәк. Эш урыны җайлы, яхшылап яктыртылган, экран белән күзләр арасындагы ара 50-60 сантиметр булырга тиеш. Күзләр армасын өчен, күз тукымаларындагы микроциркуляцияне торгызуга һәм күзләрнең хәрәкәт мускулларындагы киеренкелекне бетерүгә юнәлтелгән күнегүләр эшләү яхшы. Түбәндә күнегүләрнең махсус комплексын тәкъдим итәм.
    Имән һәм урта бармаклар белән "сигезле" ясагыз: күзләрнең аскы кырыеннан борынга таба, күзләрнең өске кырыеннан кашлар өстенә таба хәрәкәтләр ясагыз һәм аларны 8-16 тапкыр кабатлагыз. Күзләр белән горизонталь линия буенча уңга, сулга, аска, өскә таба, шулай ук әйләнә буенча ике якка да хәрәкәтләр ясагыз. Күзегезне нык итеп кысып йомыгыз һәм ачыгыз. Күзләр белән диагональ буенча - сул як күзнең аскы почмагыннан уң як күзнең өске почмагына таба хәрәкәтләр ясагыз. Бармакны борын өстенә куеп, аны ике күз белән дә күрергә тырышыгыз. Күзләрне тиз-тиз ачып йомыгыз. Тәрәзә пыяласына билге ясагыз. Тәрәзә артында еракта берәр эре объектны билгеләгез. Тәрәзәдән бер-ике метр еракка китеп, күз карашын тәрәзәдәге билгедән объектка, объекттан билгегә күчерегез.
    Ә чираттагы күнегүләр якыннан күрмәүне кисәтә. Аркалы урындыкка яки креслога утырыгыз. Артка китеп, тирән итеп сулыш алыгыз, гәүдәгезне алга бөгеп, сулышны чыгарыгыз. Урындык аркасына терәлеп утырып, күзегезне чытырдатып йомыгыз һәм ачыгыз. Кулны билгә куеп, уңга, сулга карагыз, терсәкләрне күрергә тырышыгыз. Өскә карап, күзегезне сәгать уңаена һәм каршы йөртегез. Кулларны алга сузып, бармак очына карап, сулыш алыгыз, сулышны чыгарганда кулларны төшерегез.
    Түбәндәге күнегүләр күзләр армасын өчен файдалы. Күзләрне йоммыйча, алар белән, төрле якка хәрәкәт итеп, һавада акрын гына "сигезле" ясарга тырышыгыз. Уң кулны күз биеклегенә күтәреп, биш секунд дәвамында зур бармакка карап торыгыз, аннан соң карашны бармактан алмыйча, кулны акрын гына уңга йөртегез, башны кыймылдатмагыз. Берничә секунд алдыгызда торган ерактагы объектка карап торыгыз. Кулыгызны бармак күздән 25-30 сантиметр ераклыкта торырлык итеп күтәрегез, аңа карагыз, кулны төшереп, карашыгызны кабат алдыгызда торган объектка күчерегез. Кулны бармак күздән 25-30 сантиметр ераклыкта торырлык итеп күтәрегез. Биш секунд бармак очына карап торыгыз. Уң күзне йомып, тагын биш секунд карап торыгыз. Күзне ачып, биш секундка кадәр санагыз һәм сул күзне йомыгыз. Боларны эшләгәндә, бармакка карап торуны дәвам итегез.
    Күнегүләрнең һәркайсын 5-6, соңгыларын 10-12 тапкыр кабатлагыз. Аларны даими рәвештә эшләгез. Озакламый яхшырак күрә башлавыгызны, күзләрегез армаганны сизәрсез.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: