САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Коммунизм килсәме?!

Киләсе Елан елы алдыннан, 21 нче декабрьдә дөнья бетмәгәнгә, хәләлем, 4 балам, 8 оныгым һәм 8 оныкчыгымның исән-сау калуына сөенеп, Ходайга шөкер итеп, йокларга яткан идем, төш күрдем. Имеш, илдә 70 елдан артык көткән коммунизм тәки булган, һәм бөтен кеше дә тигез шартларда яши. Алар арасында имән бармагы мылтык атарга...

Киләсе Елан елы алдыннан, 21 нче декабрьдә дөнья бетмәгәнгә, хәләлем, 4 балам, 8 оныгым һәм 8 оныкчыгымның исән-сау калуына сөенеп, Ходайга шөкер итеп, йокларга яткан идем, төш күрдем.
Имеш, илдә 70 елдан артык көткән коммунизм тәки булган, һәм бөтен кеше дә тигез шартларда яши. Алар арасында имән бармагы мылтык атарга ярамаган озын торык, күк эшләпә колхоз рәисе дә, сугыш беткәнче дә, сугыш беткәч тә, бер көн дә колхоз эшенә чыкмаган, гомере буе балда-майда йөзеп, бала табып яткан хатыны да, сугыш беткәнче колхоз умарталыгында симереп яткан улы да, "Ак эшләпә, күк эшләпә, рәис безне эшләтә, ашарга сорарга барсаң, көтек бармак күрсәтә!" дип такмаклап, бушка эшләп йөргән колхозчылар да бар, имеш. Шулай ук сугыш беткәнче исән аягын юри кәкрәйтеп, чатанлап йөргән һәм Җиңү көнендә таянып йөргән кәкре таягын халык алдында, оялмыйча, "гарип" аягына сугып сындырып, йөгереп киткән авыл Советы рәисе дә, ач халыкны, солдаткаларны зар елатып, налогка кысып, заемга яздырып, колхоз байлыгын ашап, майда йөзеп, симереп яткан чиновниклар да монда, имеш. Язгы чәчү, урак уру чорында агитатор булып, төнгә кадәр басудан кайтып кермәгән, ялан аяклы укучылары белән кара көзгә кадәр кырда бәрәңге алган, киндер йолкыган, ындыр табагында икмәк чистарткан укытучы апалар да шунда. "Сталин, ашамасаң, кыстамыйм!" дип әйткән өчен генә дә 15 елга хөкем ителгән укучы кыз бала, 1953 нче елны Сталин үлгәч кенә Колымадан әби булып кайткан күрше апа да үзен утырткан КГБ кешеләре белән чөкердәшә икән. Сугыштан аяксыз кайткан әтиемнең карточкасына 2 буханка, суы саркып торган ипине алырга көннәр буе кибеттә чират торган, сугыш чорында да, сугыштан соңгы елларда да ач йөргән, хезмәт көненә 20 грамм арыш, 2 тиен акча бәрабәренә 13 яшьтән гарип калып, колхоз тимерчелегендә эшләгән, районга нефтьчеләр, төзүчеләр килгәч кенә туя ипи ашаган мин дә монда - коммунизмда. Кибетләрдә азык-төлеккә, җиләк-җимешкә, ипигә, сөткә, майга, әле Л.Брежнев заманында да булган талон тотып чират торулар да беткән, янәсе. "Бүген хәтта вак-төяк киоскларда да тулып яткан төрле азык-төлекне ул чорда кем ашап ятты микән?" - дип, төшемдә үз-үземә сорау бирәм дә уянып китәм һәм бүгенге мул тормыш чынбарлыгында да күренгән кире якларның кайберләренә карата күңелдә шундый шигырь юллары туа:
"Демократия әйбәт!" - диеп
бик ашкындык,
Белек булып, бөтен җиргә
дә тыкшындык.
Дәүләт милке күптән инде
бүленеп бетте,
Инде халык кесәсенә
керергә тотындык.
Мошенниклар узып аза,
бәйрәм итә,
Байлык җыя, һаман
урлаша, җайлаша.
Гади халык һәр тиенен
чутлап яши,
Яшәр өчен эттәй ырлаша-
тырмаша...
Элек чиратларда тордык
төкрек йотып,
Колбасага, иткә
талоннарны тотып.
Торак йортка түләргә
чират торабыз
Һаман да без - пенсионерлар,
йөзне чытып.
Депутатлар "әйбәт" эшли,
баш ваталар,
Тегесе җитми, бусы кирәк,
диеп, илгә;
Очсыз ризык эзлиләр
мескен сукбайлар
Язын, җәен, көзен, кышын
ачы җилдә.
Эшче штатлары кыскара,
арта түрә.
Мескен халык кая барсын,
нужа күрә.
Зарланып та туялмыйлар,
бичаралар,
Миллиардерлар һаман
талап остаралар.
Җитсә язлар, кояш, дибез,
безне назлар,
Кайтыр микән, казлар
инде бизәләрдер;
Байлык эзләп читкә киткән
"интеркызлар"
Чит ирләрнең акчасына
симерәләрдер.
Менә шулай бара тормыш
азат илдә,
Мошенниклар көн дә арта,
иркенләшә;
Гастарбайтер бәхет таба
безнең җирдә,
Ә ил халкы сарык кебек
мекелдәшә.
Шушы юлларны яздым да уйлап куйдым. Их, мин әйтәм, мошенникларны катырак кыссалар, олигархларның ил байлыгын талап җыйган акчаларын алып балалар бакчалары төзетсәләр, хәрби министрлыкта урланган акчалардан хәрбиләргә "акча җитмәде" дип биреп бетермәгән пенсияләрен бирсәләр, фатирга түләүләрне бераз гына булса да киметсәләр, яшьләргә тиңдәш, абруйлы эш урыннары булдырсалар, даруларның хакларын пенсионерлар буе җитәрлек киметсәләр, милли телләрне укытырга ирек бирсәләр, СССРдагы кебек, укулар, медицина хезмәтләре бушка булса, урлаучылар, талаучылар кимер иде. Коммунизмның төштәгесен түгел, яңасын - өндәгесен күрер идек төсле, миңа калса. Аждаһа елында "аждаһа"лар күбәйде, бәлки, Елан елында хыялларыбыз тормышка ашар. Мин шундый өметле дулкында Яңа елны каршыларга уяндым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев