САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Колмәттә өмәләр оешкан төстә үтә

Яз җитү белән тирә-якны чистарту, агарту, буяу эшләре башлана. Табигать белән бергә күңелләр дә уяна, тереклек дөньясы матурлыкка, чисталыкка омтыла. Безнең Колмәт авылында оешкан төстә өмәләр үтте. Май башында зиратта чистарту өмәсе үткәрелде, 30 майда - "Миңсәйдә" мәчетенең коймасы, 31 май-1июнь көннәрендә зират коймасы буялды. Хуҗалыкларда эш бик күп булса...

Яз җитү белән тирә-якны чистарту, агарту, буяу эшләре башлана. Табигать белән бергә күңелләр дә уяна, тереклек дөньясы матурлыкка, чисталыкка омтыла. Безнең Колмәт авылында оешкан төстә өмәләр үтте. Май башында зиратта чистарту өмәсе үткәрелде, 30 майда - "Миңсәйдә" мәчетенең коймасы, 31 май-1июнь көннәрендә зират коймасы буялды. Хуҗалыкларда эш бик күп булса да, авыл халкы өмәгә килде. Кечесе дә, зуры да анда актив катнаштылар. Хәмбәл абый үзенең 74 яшен өмәдә каршылады. Иң яшь өмәче биш яшьлек Нәзилә булды. Иң өлкәннәре - 83 яшьлек Хәнифә апа һәм 84 яшьлек Хәмзә абый булдылар. Өмәгә чакыру кәгазе тараткач та, өйләренә кереп әйткәч тә килмәгән кешеләр булды. Югыйсә, зиратта үзләренең әти-әниләре дә, туганнары да бар.

Рөстәм Нуруллин һәм Фәрит Хөснуллин мондый өмәләрне үткәрергә даими рәвештә материаль ярдәм күрсәтәләр. Алар зират йортын тышларга калай бирербез диделәр. Ул эшне дә башкарып чыгарбыз, Алла боерса.

Гөлнур Газизова, Колмәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев