САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Колмәт авылында бар яктан да уңган халык яши

Көз җитүгә, бакчачылар алтынсу, кызгылт-сары, яшел кабакларга карап, сокланып туя алмыйлар. Безнең Колмәт авылында да аны күпләп үстерәләр. Кабакны оҗмахтан төшкән җимеш, диләр. Бу, чыннан да, шулай. Анда кеше организмы өчен кирәкле булган барлык витаминнарны табарга була. Кабак турында тагын да күбрәк белү, аның безгә билгеле булмаган якларын ачыклау максатыннан,...

Көз җитүгә, бакчачылар алтынсу, кызгылт-сары, яшел кабакларга карап, сокланып туя алмыйлар. Безнең Колмәт авылында да аны күпләп үстерәләр.

Кабакны оҗмахтан төшкән җимеш, диләр. Бу, чыннан да, шулай. Анда кеше организмы өчен кирәкле булган барлык витаминнарны табарга була. Кабак турында тагын да күбрәк белү, аның безгә билгеле булмаган якларын ачыклау максатыннан, авылда кабак бәйрәме үткәрергә булдык.
Анда авыл халкы актив катнашты. Алсу Шәймөхәммәтова, Дамира Хәкимуллина, Рузилә Шәйгалләмова, Зөһрә Низамова, Зирәк Шәй-хразыев гаиләләре кабактан төрледән төрле кызыклы композицияләр ясады. Аларны 8 төрле номинация буенча бәяләдек. Иң зур кабак Рәсимә Хөснуллинаныкы, иң матур рәсем Дания Шәйхразыеваныкы иде. Катнашучыларның һәркайсы һәм Хәмбәл Хәбибуллин кабактан тәмле ризыклар, кайнатмалар, соклар әзерләп алып килде. Соңыннан алар белән бергәләп чәй эчтек. Балалар кабак турында әкият-тамаша күрсәттеләр, өлкәннәр такмак әйттеләр: җырладылар, биеделәр.
Мин авыл халкына бик рәхмәтле. Алар, нинди генә чара үткәрсәк тә, кулларыннан, көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә әзер торалар. Район күләмендә үткәрелгән "Халкым җәүһәрләре" фольклор бәйгесендә дә безнекеләр сынатмады. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Хәзинә" фольклор ансамбле "Каз каурыен сыдыру өмәсе" күренешен күрсәтеп, беренче урынга лаек булды. Йорт мәшәкатьләрен бер якка куеп, мәдәниятне үстерүдә, гореф-гадәтләребезне барлауда, йола-традицияләребезне саклап калуда, аны үсеп килүче яшь буынга илтеп җиткерүдә зур тырышлык куйган ансамбль членнарына нинди генә теләкләр теләсәң дә, аз булыр кебек. Берәр җиргә концерт-спектакль белән бара башласаң, күпчелек авылларда транспорт таба алмый иза чигәләр. Рәхмәт, Рафаэль Шәйгалләмов белән Сафуан Газизов һич җиксенмиләр, кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәмнәрен кызганмыйлар. Инде алга таба да тамашачыларны яңадан-яңа матур чыгышлар белән куандыра алсак иде.
Гөлнур Газизова,
авыл клубы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев