САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Колагың авыртса

Колак эченең барабан ярысы колак уртасы дип атала. Колак уртасы шешү - шактый куркыныч авыру. Аннан хәтта чукрак та булып калырга мөмкин. Кайчакта бу авыруның баш мие сүрүләренә һәм минең үзенә дә тәэсир итеп, үлемгә дә сәбәпче булуы ихтимал. Колак уртасы борын һәм йоткылык белән тоташкан, ә әйбәт ишетү өчен,...

Колак эченең барабан ярысы колак уртасы дип атала. Колак уртасы шешү - шактый куркыныч авыру. Аннан хәтта чукрак та булып калырга мөмкин. Кайчакта бу авыруның баш мие сүрүләренә һәм минең үзенә дә тәэсир итеп, үлемгә дә сәбәпче булуы ихтимал.
Колак уртасы борын һәм йоткылык белән тоташкан, ә әйбәт ишетү өчен, сулыш юлларының нормаль эшләве кирәк.
Колак уртасы үзлегеннән шешми. Гадәттә ул сулыш юлларына яки йоткылыкка салкын тиюдән башлана. Авыруның температурасы күтәрелә, колагы томалана, ишетүе начарлана. Дәвалау вакытында башланса, колак шешү берничә көндә үтә. Ләкин бу шешүне китереп чыгарган сәбәпләр бетерелмәсә, аның хроник чиргә әйләнүе ихтимал. Монысы инде, үз чиратында, барабан элпәсе (ярысы) тишелүгә китерә.
Колакларыннан эрен ага торган яки аккан кешеләрнең башын юганда, аеруча сак булырга кирәк. Барабан ярысында тишек булган очракта, колакка бер тамчы суның да керүе куркыныч, чөнки урта колакта булган авыру кабат яңарачак. Шуңа күрә, башны юганда, колакка вазелинга манчылган мамык тыгарга кирәк.
Колак эчен шпилька, шырпы кебек әйберләр белән чистартырга ярамый. Кандала, таракан, чебен кебек бөҗәкләр кергәндә, колакка берничә тамчы аракы тамызалар.
Әйбәт ишетү һәм авыру колакны дәвалау өчен, борын аша дөрес сулау әһәмиятле. Борында көчле томау булганда, каты итеп, шулай ук борынның ике тишегеннән дә берьюлы сеңгерергә ярамый. Аерым-аерым сеңгергәндә, урта колакка микроблар керү куркынычы азрак була. Урта колакка эрен җыелганда, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Югыйсә ул барабан элпәсен тишәчәк.
Форсаттан файдаланып, район халкына шуны да җиткерәсем килә: август ае ахырында, Республика һәм Нефтьчеләр көннәре уңаеннан, район башлыгы Н.Закиров тәкъдиме һәм ярдәме белән начар ишетүче хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә бушка колак аппаратлары бирүне оештырырга уйлыйбыз. Моның өчен Сарман һәм Җәлил хастаханәләренең лор кабинетларында язылырга кирәк. Аппаратлар дүрт елга бер бирелә, ике ел элек алган кешеләр бу исемлеккә кертелми.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев