САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көллияттә һөнәргә генә түгел, сәнгатькә дә өйрәтәләр

​​​​​​​Район мәдәният йортында Сарман аграр көллияте коллективының кичә иҗат концерты булды.

Элек-электән үзешчән сәнгатьтә катнашучылары белән көчле уку йортының чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Зал тулы иде. Һәр җыр-биюне алкышлап каршы алдылар. Һөнәр үзләштерү белән беррәттән, көллияттә укучылар төрле бәйгеләрдә катнашалар, җиңүләр яулыйлар. “Понабрали” КВН командасы – республикакүләм билгеле. Элекке елларда алар һөнәри мәктәпләр арасында берничә ел рәттән беренчелекне бирмәделәр. Елдан-ел команда составы үзгәрә, яшәрә бара. Җырчы кызлар-егетләр арасында, Динә, Дилә Кыямовалар кебек, “Созвездие-Йолдызлык”, ”Сандугач сайрар илем” һәм башка республика сәнгать бәйгеләре лауреатлары, призерлары бар. “Мизгел” бию төркеме дә танылырга өлгерде. Әлеге уку йортына килгән укучыларны хезмәт белән дә, сәнгать белән дә тәрбиялиләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X